Бөек Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан иң җылы һәм эчкерсез котлауларны кабул итегез. Бу данлыклы көндә онытылмас 1945 елның маена кабат кайтабыз, чөнки бу көнне Бөек Ватан сугышы фронтларында геройларча көрәшкән, тылда армый-талмый эшләп, озак көткән җиңүне якынайткан һәркемне хөрмәтләп искә алабыз.
Сугыш миллионлаган совет кешесенең гомерен алып китте. Кайгы кәгазе...
Бөек Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан иң җылы һәм эчкерсез котлауларны кабул итегез. Бу данлыклы көндә онытылмас 1945 елның маена кабат кайтабыз, чөнки бу көнне Бөек Ватан сугышы фронтларында геройларча көрәшкән, тылда армый-талмый эшләп, озак көткән җиңүне якынайткан һәркемне хөрмәтләп искә алабыз.
Сугыш миллионлаган совет кешесенең гомерен алып китте. Кайгы кәгазе алмаган бер генә гаилә дә калмагандыр. Ә бу - әниләр һәм хатыннар, кыз һәм улларның ачы күз яшьләре. Шулай да безнең халык җиңде! Без һәрчак аларның батырлыгын, Ватан өчен, тыныч тормыш өчен гомерен биргән һәркемне искә алырга бурычлы.
Бүгенге якты һәм шатлыклы көннәрдә исән-сау яшәгән ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре алдында баш иябез, алар сугыш елларында һәм сугыштан соңгы авыр чорда илнең чын патриотлары булдылар. Сез, ветераннар, бүген дә үсеп килүче яшь буынга эшегез һәм сүзегез белән ярдәмләшеп, үрнәк булып торасыз. Җиңү китергән кырык бишенчедән соң ничәмә-ничә еллар үтсә дә, җиңүнең халкыбызга нинди бәрабәргә төшүен бервакытта да онытмабыз.
Кадерле лениногорскилылар, ветераннар! Бу чәчәкле май ае көннәрендә көрәшләрдә һәлак булганнарның якты истәлеген хөрмәтләп, баш иябез. 9 май - барлык буыннар өчен милли горурлык билгесе, хөрмәт һәм данлау көне буларак кереп калсын.
Хөрмәтле ветераннар! Ныклы сәламәтлек, бәхет, озын гомер һәм якты өметләр сезгә.
Рәгать Хөсәенов,
Лениногорск муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев