Бер хатын-кыз кредит бурычларын түләмәгән өчен автомобильсез калган
Казанда яшәүче әлеге хатын-кызның бер банкка 250 мең сум бурычы җыелган була. Әлеге бурычын кайтарасы урында, ул суд приставларыннан качып йөргән. Шуның аркасында аның автомобиле эзләүгә бирелгән.
ЮХИДИ хезмәткәрләре Daewoo Nexia машинасында җилдерүче бурычлыны М-7 трассасында, Щербаковка авылы тирәсендә, эләктереп ала. Автомобильнең эзләүдә булуы ачыкланганга күрә, урынга суд приставлары чакыртыла....