Квартплата тег белән яңалыклар
-
Киләсе елда торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләнелмәгән бурычларга пени 17 процентка кадәр арта
Россия Торак кодексына кертелгән үзгәрешләр 2016 елның 1 гыйнварыннан көченә керә. «Татмедиа» агентлыгында узган матбугат киңәшмәсендә Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләнелмәгән бурычларга пени хәзерге 8 проценттан 17 процентка кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итте. Беренче айда пени билгеләнми. Икенче айдан өченче айга көн саен штраф бурыч күләменең...
-
Киләсе елда квартплата 4,5 процентка артачак
2016 елда Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләренә тарифлар индексациясе 4,5 процент тәшкил итәчәк. Шул хактагы карар Дмитрий Медведев тарафыннан имзаланган. Индексация РФның барлык төбәкләрендә дә икенче ярты елда, 2016 елның 1 июлендә үткәреләчәк. Шул хактагы карар 28 октябрьдә Дмитрий Медведев тарафыннан имзаланган һәм хокукый мәгълүмат рәсми порталында басылган.