Лениногорск КВН лиганың финал уены җиңүчеләре билгеле
16 май көнне Мәдәният сараенда КВН лиганың финал уены үтте.
Дүрт команда катнашты, болар-Лениногорскидан ике команда ("КАИ җыелмасы" һәм "Smile"), Бөгелмәдән икәү ("Гамбит" һәм "БМТ United").
Сәхнәдән җыр-моң яңгырады, видеороликлар, миниатюралар күрсәтелде. Соңыннан жюри рәисе Наталья Царегородцева ике команданы берьюлы чемпион дип билгеләргә кирәклеген әйтте. Шулай итеп, Лениногорск нефть техникумының...