Рәсемнәре кебек серле ул
Шөгердә яшәп иҗат итүче рәссам Мансур Закировның 75 яшьлек юбилее уңаеннан Иске Шөгер Мәдәният йортында кичә булды. Аңа рәссамның туганнары, якыннары, остазлары, коллегалары, иҗат әһелләре, гомумән, рәсем сәнгатенең матурлыгын тоя белгән кешеләр җыелган иде.
Бер бүлмәдә Мансур абыйның картиналарыннан күргәзмә оештырылган. Шунда ук рәссам иҗаты турында фикер алышырга, теләкләр җиткерергә...