Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда талантлы рәссам Мансур Закировның шәхси күргәзмәсе ачылды (+ фотолар)

Яңа Шөгердә туып-үскән, бүгенге көндә дә шунда гомер итүче талантлы рәссамыбыз Мансур ага Закировны шәхси күргәзмәсе белән котларга күп кенә сәнгать әһелләре килгән иде.

Әлеге күргәзмә Мансур абыйның 85 яше уңаеннан оештырылды. Музейга аның үзенә генә хас осталык белән ясалган картиналары куелган. Мансур абый үзе исә “Мин үземне рәссам дип йөртмим, һәвәскәр генә” , - ди ул гади итеп. Иҗаты белән мактанып, үзен күрсәтеп йөргәне булмады аның. 

Аның рәсемнәрендә ел фасылларының алышынып торган бизәкләре, урман, мәһабәт таулар, төз, горур имәннәр, су буенда балыкчы картны зарыгып көткән көймәләр - һәммәсе җанлы сыман. Әйтерсең, син шул сурәтләр янында басып торасың, алар – синең яныңда. 

Күргәзмә ачылу тантанасына Казаннан Татарстан Рәссамнары берлеге рәисе Шиабиев Альберт, Татарстанның халык рәсссамы Мөдәррис Минһаҗев, Мансур аганың дуслары, курсташы, Лениногорск, Бөгелмә, Әлмәт, Зәй рәссамнары килгән иде. Алар барысы да Табигатьне сурәткә төшерү осталык һәм сабырлык сорый. Сезнең картиналар искиткеч, дигән фикер җиткерделәр. 

Кызы Лилия ханым әтисенә бик матур теләкләрен әйтте. 

Матур теләкләр, җылы хисләр белән сугарылган чара бер тын да үтте дә китте. Соңыннан һәркайсы Мансур абый белән картиналары янында фотога төшәргә ашыкты.

Розалия Мостафина мәкаләсе

Рамия Гарифуллина фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мансур Закиров

2
X