Мэрия тег белән яңалыклар
-
5 нче мәктәп укучылары мэриядә кунакта булды
14 ноябрьдә Парламент дәресе кысаларында, 5 нче мәктәп укучылары шәһәр мэриясендә кунакта булып кайтты. Дәресне аларга район башлыгы Гөлфирә Рафикова үткәрде. Ул укучыларга җирле совет депутатлары турында сөйләде, викторина уздырды. Очрашу барышында районның социаль - икътисадый үсеше турында фильм карадылар.
-
Мэриядә көнүзәк мәсьәләләр каралды
Мэриядә район башлыгы Рәгать Хөсәенов предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Көн тәртибендә "Милләтләр кроссы" үткәрү, халыкара өлкәннәр көненә әзерлек һәм Украинадан күчеп килгәннәргә ярдәм итү мәсьәләләре каралды. Өлкәннәр көнен үткәрү мәсьәләсе хакында район башлыгы: "Предприятие җитәкчеләренә үзләренә караган ветераннар һәм өлкәннәрне котлау мәсьәләсен шәхси контрольгә алу кирәк", диде....
-
Мэриядә медаль тапшырылды
Мэриянең актлар залында үткән атналык планеркада "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Советы аппаратының җирле үзидарә органнары белән эшләү бүлеге начальнигы Галимова Нурания Мөстәкыймовнага "Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнары үсеше өчен" медален тапшыру тантанасы үтте. Әлеге медаль күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан тапшырылды.
-
Лениногорск шәһәре мэриясендә киңәшмә
Мэриядә башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраев рәислегендә шәһәр һәм районда алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр әйләнеше тармагындагы хокук бозуларны кисәтү буенча киңәшмә узды. Анда Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева, хокук саклау органнары, сәламәтлек һәм мәгариф бүлеге вәкилләре, шулай ук шәхси эшмәкәрләр катнашты. М.Михеева алкоголь продукциясенең законсыз...