Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск шәһәре мэриясендә киңәшмә

Мэриядә башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраев рәислегендә шәһәр һәм районда алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр әйләнеше тармагындагы хокук бозуларны кисәтү буенча киңәшмә узды. Анда Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева, хокук саклау органнары, сәламәтлек һәм мәгариф бүлеге вәкилләре, шулай ук шәхси эшмәкәрләр катнашты. М.Михеева алкоголь продукциясенең законсыз...

Мэриядә башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраев рәислегендә шәһәр һәм районда алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр әйләнеше тармагындагы хокук бозуларны кисәтү буенча киңәшмә узды.
Анда Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева, хокук саклау органнары, сәламәтлек һәм мәгариф бүлеге вәкилләре, шулай ук шәхси эшмәкәрләр катнашты.
М.Михеева алкоголь продукциясенең законсыз әйләнеше турында чыгыш ясады. Ел башыннан бирле Татарстанда легаль алкоголь продукциясен сату күләменең күпкә кимүе күзәтелә. Аның сүзләренчә, сатылу күләменең кимүе, быелның 1 гыйнварыннан аракы бәясенең артуына бәйле. Әмма шул ук вакытта, суррогат аракы белән сәүдә итү фактлары бермә-бер арткан.
Үзәк район хастаханәсе наркологы сүзләренчә, быел дүрт дистәдән артык лениногорскилы «алкоголь белән агулану» диагнозы белән хастаханәгә китерелгән. Табиблар унысының гомерен саклап кала алмаган. Шул ук вакытта 891 лениногорскилы алкоголь бәйлелек белән исәптә тора.
Мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Вагиз Санатуллин быел балигъ булмаган өч үсмернең алкоголь эчеп агулануы турында әйтте. Хастаханәгә китерелгәннән соң, аларның өчесенә дә тиешле медицина ярдәме күрсәтелгән. Нәкъ менә шуның аркасында, бәлки, алар исән калгандыр да, ди ул. Аның сүзләренчә, ике дистәдән артык үсмер алкоголь кулланучы буларак, балалар наркологиясендә исәптә тора.
Алкоголь продукциясе әйләнешенә эчке эшләр бүлегендә дә зур игътибар бирелә. Хокук сакчылары даими рәвештә профилактик операцияләр үткәреп тора. Әлеге өлкәдәге хокук бозулар буенча административ беркетмәләр төзелә.
Полиция начальнигы урынбасары Илшат Хәсәнов райондагы берничә хуҗалыкта хокук бозу очрагы ачыклануы турында сөйләде. Алар, нигездә, өйдә җитештерелгән алкоголь продукциясен сату, аны сату кагыйдәләрен бозу, «идән астыннан» сатудан гыйбарәт.
Суррогат аракының иң зур сәүдә нокталары - шәһәрдә. Мисал өчен, берәү зур партия алкоголь сатканда, хокук сакчылары «кармагына» эләккән. Суд чыгарган карар нигезендә, аңа саллы гына штраф бирелгән. Килеп туган хәлләр белән бәйле рәвештә, полиция вәкиле утырыштагыларны законсыз рәвештә алкоголь продукциясен сатуны кисәтү юнәлешендә бергәләп эшләргә чакырды. Шунысын да әйтеп үтү кирәктер: аракыны законсыз рәвештә сатучылар ачыкланса, аны сатарга хокук бирүче лицензия гамәлдән чыгарылып, кире кайтарылмаячак.
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре үткәргән мониторингтан күренгәнчә, шәһәребезнең егермеләп сәүдә ноктасы спиртлы эчемлекләрне төнге вакытта сата. Балигъ булмаганнарга да сатып җибәрү фактлары ачыкланган.
Легаль булмаган юл белән кергән суррогат аракыны авылларда да саталар. Ә шәһәрдә Казахстанда җитештерелгән аракы һәм коньяк киң таралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мэрия