«Әнигә карап, аш пешерүче буласым килде»
«Бәкер» шифаханәсенең ашханә мөдире Миңнур Минаҗева илле бишенче көзен каршылый.
Ул таулы-чишмәле Керкәледән берничә чакрым ераклыкта урнашкан Тукмак авылында дөньяга килә. Чын мәгънәсендә матурлык оясы булган Тукмакны, аның машина таптамаган, хәтфә яшел чирәмле урамнарын, шуннан кара көзгә кадәр ялан тәпи йөгергәннәрен истән чыгармый.
- Тора-бара әти тырышлыгы белән, йорт җиткезеп,...