Программаның “җимеше”
Авыл клублары төзелеше буенча республика программасының беренче "җимеше" районыбызда барлыкка килде: Подлесный поселогында яңа Мәдәният йорты үз ишекләрен ачты. Тантаналы чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.
Бирегә шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алмаз Әхмәтшин, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, оешма-предприятие җитәкчеләре һәм, әлбәттә, клуб...