Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Программаның “җимеше”

Авыл клублары төзелеше буенча республика программасының беренче "җимеше" районыбызда барлыкка килде: Подлесный поселогында яңа Мәдәният йорты үз ишекләрен ачты. Тантаналы чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. Бирегә шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алмаз Әхмәтшин, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, оешма-предприятие җитәкчеләре һәм, әлбәттә, клуб...

Авыл клублары төзелеше буенча республика программасының беренче "җимеше" районыбызда барлыкка килде: Подлесный поселогында яңа Мәдәният йорты үз ишекләрен ачты. Тантаналы чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.


Бирегә шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алмаз Әхмәтшин, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, оешма-предприятие җитәкчеләре һәм, әлбәттә, клуб ачылуын зарыгып көткән авыл халкы килгән иде.
Зарыкмаслыкмыни? 11 ел буена мәдәни учаксыз торып кара әле син! Авыл кешесе клуб көтә бит. "Яшьләр дә үзләренә урын таба алмыйча йөреде, мәктәп укучыларына да берәр шөгыль кирәк иде, инде килеп, безгә - өлкәннәргә концерт-тамаша карап, ял итеп алу мөмкинлеге булмады. Безнең өчен зур шатлык бу", - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты поселокта яшәүче Тәслия Сәлимҗанова.
Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, заманында Мәдәният йортларының хәле авыр, клублар таушалып беткән булган, мәдәният йорты директоры юк, концертлар куелмый, халык йөремәгән. Ләкин республика Президенты инициативасы белән программа кабул ителүе моңа чик куячак. Республикада авылларны үстерү, яшьләрне туган җирләренә тарту, алар өчен мөмкинлекләр тудыру максатыннан, күп функцияле, барлык уңайлыклары булган мәдәни учаклар сафка басарга тиеш. "Әлеге максатларга быел гына республика бюджетыннан ярты миллиардтан артык сумма бүлеп бирелгән, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. - Авыл клубларыннан, буыннар арасындагы рухи бәйләнештән башка күп милләтле халыкның мәдәниятен саклап кала алмыйбыз. Әлеге яңа Мәдәният йорты аралашу, рухи, эстетик тәрбия бирү урыны булып торсын, өлкәннәрне дә онытмыйча, алар өчен дә мәдәни чаралар уздырылсын иде", - дигән теләкләрен җиткерде. Ф.Мөхәммәтшин буш кул белән килмәгән: сәхнә костюмнары һәм клубка җиһазлар алу өчен 100 мең сумлык ике сертификат тапшырды.
Мәдәният йортының подрядчы оешмасы "ЛенИнвестСтрой" җәмгыяте иде. Ул көнне җәмгыятьнең иң яхшы төзүчеләренә Рәхмәт хатлары бирелде. Әлеге клуб 300 урынга исәпләнгән, төзелеш эшләренең бәясе 10 миллион сумга төшкән. Җирле бюджет өстәмә 600 мең сум керткән.
"Бүген Подлесныйның мәдәният хезмәткәрләре аеруча шатлык-куану хисләре кичерә, - дип билгеләде шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов. - Араларында яраткан һөнәрләре буенча 30 ел хезмәт итүчеләр бар. Лаеклы ялда булсалар да, мәдәниятне үстерүгә зур көч куйдылар". Ул бүләк итеп клубка аудио-видеотехника алыр өчен сертификат тапшырды.
Электән килгән гадәт буенча, яңа кылган гамәлгә башлангыч бирү сыйфатында Фәрит Мөхәммәтшин һәм Рәгать Хөсәенов Мәдәният йорты каршына яшь чыршы үсентеләре утырттылар. Аннан соң бина эченә үттеләр. Биредә киң, якты зал каршы алды. Мәдәни чаралар үткәрү өчен сәхнә һәм утыргычлар бар. Ә башка вакытта аларны алып куеп, спорт төрләре белән дә шөгыльләнер өчен урын билгеләнгән.
Үзешчән артистлар, иҗат коллективлары ярдәмендә әзерләнгән концертны халык яратып карады, Фәрит Мөхәммәтшинның чираттагы бүләге - Казан артистлары чыгышын карау да күңелләренә хуш килде.
Әлеге Мәдәният йорты 750 кешелек поселок өчен зур байлык. Булганны саклап, клубта мәдәни учакны сүндермичә, шау-гөр килеп эшләсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: новый клуб