Керкәле авылында өлкәннәр җырлый да, эшли дә
Күптән түгел Керкәледә өлкәннәр көненә багышланган кичә үтте, дип язалар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре.
Ул көнне мәдәният йорты җанланып китте. Өлкәннәребез күп килде, өстәлләребез мул булды, чөнки авылыбызның ике мәхәлләсе дә акчалата ярдәм иттеләр. Галимҗан абый, Ясәви абый, Рәис абый. Үзләре дә бәйрәмдә актив катнаштылар. Галия апа Рәхимова олы яшенә...