Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Керкәле авылында өлкәннәр җырлый да, эшли дә

Күптән түгел Керкәледә өлкәннәр көненә багышланган кичә үтте, дип язалар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре. Ул көнне мәдәният йорты җанланып китте. Өлкәннәребез күп килде, өстәлләребез мул булды, чөнки авылыбызның ике мәхәлләсе дә акчалата ярдәм иттеләр. Галимҗан абый, Ясәви абый, Рәис абый. Үзләре дә бәйрәмдә актив катнаштылар. Галия апа Рәхимова олы яшенә...

Күптән түгел Керкәледә өлкәннәр көненә багышланган кичә үтте, дип язалар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре.


Ул көнне мәдәният йорты җанланып китте. Өлкәннәребез күп килде, өстәлләребез мул булды, чөнки авылыбызның ике мәхәлләсе дә акчалата ярдәм иттеләр. Галимҗан абый, Ясәви абый, Рәис абый. Үзләре дә бәйрәмдә актив катнаштылар. Галия апа Рәхимова олы яшенә карамастан, кай арада фәрештә кебек очып килеп тә җитә дә, җан җылысын өреп тә китә.
Сугыштан соңгы елларда балалар бакчасы мөдире булып эшләгән Разия апа Әхмәтшина да бик оптимист кеше. Ул яшь чагында нинди авырлыклар белән, урман кисеп, балалар бакчасы төзүләрен сөйләде.
Кичәнең җанлылыгы элек бездә мулла булып киткән Равил абыйны да битараф калдырмады. Ул олыгайгач күченеп йөрү бик авыр икән дип, татар халык җырын сузып җибәрде. 70тән узуына карамастан, сәхнә ветераны Сәгыйдә апа Җәмилованың моңлы тавышын сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел.
Ә үзешчән артистларыбызга тәмле пылау пешереп килүе, яраткан баянчыбыз Илькам Рафиковка йон оекбашлар бәйләп килүе искитмәле булды. Янәсе, кышкы салкыннарда да безне ташламасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: олкэннэр коне керкэле керкэле