Чирмешәндә әниләргә һәйкәл куелачак
Чирмешән районы үзәгендә әниләргә һәйкәл ясау идеясе ун еллар элек туган иде. Аны Кара Чишмә авылыннан Саимә апа Моратова күтәреп чыкты. Халык моны яклады, газета редакциясе дә хуплады, байтак мәкаләләр язылды, халык үз фикерен җиткерде.