Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чирмешәндә әниләргә һәйкәл куелачак

Чирмешән районы үзәгендә әниләргә һәйкәл ясау идеясе ун еллар элек туган иде. Аны Кара Чишмә авылыннан Саимә апа Моратова күтәреп чыкты. Халык моны яклады, газета редакциясе дә хуплады, байтак мәкаләләр язылды, халык үз фикерен җиткерде.

Ана һәйкәле кирәк, бар әниләр дә мондый хөрмәткә лаек, диделәр, әмма эш кенә башланмады.

«Ана һәйкәле өчен эскиз-проект әзер, аны Муса Вилданов ясады. Һәйкәл булачак урынны да сайладык, аны өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты янында төзергә җыенабыз. Һәйкәл төзүгә смета ясала. Аннан соң бу эшкә иганәчеләр табасы кала», — диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин.

«Минем эскизда аның урыны Беренче Май һәм Титов урамнары киселешендә, „Ромашка“ балалар бакчасы почмагында. Миңа өлкәннәр йорты янындагы урын ошамый, ул һәйкәл ясау өчен кулай түгел. Район үзәгендә башка урын да табарга була. Күмәкләп тотынсак, башкармаслык эш түгел», — диде һәйкәлнең эскиз-проектын ясаучы Муса Вилданов. 

https://tatar-inform.tatar/news/society/03-02-2022/chirmesh-nd-nil-rg-yk-l-kuelachak-5848517

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: памятник маме