Аракыны кичке алтыдан соң сату тыела
Исерткеч эчемлекләрне кичке сәгать алтыдан иртәнге тугызга кадәр сату тыелырга мөмкин.
Россия Иҗтимагый палатасының Россия гражданнарын наркотиклардан, алкоголь һәм тәмәке бәйлелегеннән яклау координацион советы рәисе Солтан Хамзаев шундый тәкъдим белән чыккан. Хамзаев сүзләренчә, әлеге чара алкоголизмга каршы үтемле чара булып торачак, дип яза «Известия».
«Адыгей Республикасы, Бурятия, Дагыстан, Ставрополь крае,...