Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Аракыны кичке алтыдан соң сату тыела

Исерткеч эчемлекләрне кичке сәгать алтыдан иртәнге тугызга кадәр сату тыелырга мөмкин. Россия Иҗтимагый палатасының Россия гражданнарын наркотиклардан, алкоголь һәм тәмәке бәйлелегеннән яклау координацион советы рәисе Солтан Хамзаев шундый тәкъдим белән чыккан. Хамзаев сүзләренчә, әлеге чара алкоголизмга каршы үтемле чара булып торачак, дип яза «Известия». «Адыгей Республикасы, Бурятия, Дагыстан, Ставрополь крае,...

Исерткеч эчемлекләрне кичке сәгать алтыдан иртәнге тугызга кадәр сату тыелырга мөмкин.

Россия Иҗтимагый палатасының Россия гражданнарын наркотиклардан, алкоголь һәм тәмәке бәйлелегеннән яклау координацион советы рәисе Солтан Хамзаев шундый тәкъдим белән чыккан. Хамзаев сүзләренчә, әлеге чара алкоголизмга каршы үтемле чара булып торачак, дип яза «Известия».

«Адыгей Республикасы, Бурятия, Дагыстан, Ставрополь крае, Амур, Архангель, Владимир өлкәләре шундый юлдан китте. Практика күрсәткәнчә, алкогольне сату вакытын тагын да чикләү исерек килеш җинаять кылу очракларын киметкән», - ди ул.

Мисал итеп Хамзаев Мурманск өлкәсен китергән, анда спиртлы эчемлекләрне 11:00дән 21:00га кадәр генә саталар икән.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: продажа спиртного запрещена