1 августта Казан Сабан туе Каенлыкта уздырыла
1 августка билгеләнгән башкала Сабан туен Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта уздырыла. Милли бәйрәмне шушы вакытка күчерү, Сабан туен Дөнья чемпионатына килгән кунакларга да күрсәтү өчен эшләнелде.
Сабан туе 11:00 сәгатьтә башлана. Оештыручылар театральләштерелгән тамаша, татар эстрадасы йолдызлары һәм бию коллективлары концерты, төрле уеннар, 200ләп батырны үзенә җыйган көрәш ярышы кунакларының күңеленә...