Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Дөнья чемпионаты спортчылары Сабантуйда күрмәгәннәрен күргәннәр (ФОТО)

Бүген Казанда татарларның милли бәйрәме - Сабантуй гөрләде. Быел ул шактый үзенчәлекле булуы белән аерылып торды: әлеге чара Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты кысаларында үтте. Шул рәвешле, биредә дөньяның төрле почмакларыннан килгән спортчылар һәм аларның тренерлары да рәхәтләнеп күңел ачты. Без Сабантуй мәйданына барып җиткәндә, дөнья чемпионаты кунаклары биредә...

Бүген Казанда татарларның милли бәйрәме - Сабантуй гөрләде. Быел ул шактый үзенчәлекле булуы белән аерылып торды: әлеге чара Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты кысаларында үтте. Шул рәвешле, биредә дөньяның төрле почмакларыннан килгән спортчылар һәм аларның тренерлары да рәхәтләнеп күңел ачты.


Без Сабантуй мәйданына барып җиткәндә, дөнья чемпионаты кунаклары биредә иде инде. Татарстанның төрле районнары тарафыннан эшләнгән йортлар аларда аеруча зур кызыксыну уяткан иде, ахрысы - рәсми делегацияләрне озатып йөрүчеләр спортчыларны җырлы-биюле ишегалларыннан алып чыга алмыйча мәш килде.
"Ел саен килер идем"
Гаити җыелма командасы тренеры Эдсон Пьерны без татар халык биюе башкарып йөргән вакытында очраттык.
- Татарстан бик матур җир икән. Кызлар шундый күп, ризыкның тәмлелеге турында исә әйтеп тә торасы юк. Сабантуйда исә беренче тапкыр катнашам. Менә рәхәтләнеп күңел ачабыз. Бирегә ел саен килер идем, - дип уй-фикерләре белән уртаклашты Гаити кунагы.
Алар бирегә бөтен делегацияләре белән килгәннәр - барлыгы 20 кеше. Шунысы мөһим^ алар биеп кенә калмады, ә татар милли уеннарында да актив катнашты. Кемдер чүлмәк ватса, икенче берәүләр капчык сугышында бер-берсен "дөмбәсләде".
- Бу егетләр бик кызык булып чыкты бит әле. Рәхәтләнеп күңел ачалар, бөтен бәйгеләрдә катнашалар. Без дә алар белән рәхәтләнеп аралаштык. Мондый бәйрәм рухында тел белмәү проблемасы гел дә сизелми. Бер-беребезне бик яхшы аңладык, - дип сөйләде соңыннан Буа районы йортында чит ил спортчыларын кунак иткән Наталья Македонская.
Татар халык биюенә мөкиббән киткән спортчыларның тагын берсе Боливиядән Альдо Кастилло иде.
- Сабантуйга эләгүемә мин чиксез шат. Биредә мәйдан шундый зур... шаккаткыч. Милли биюләрегез шактый кызыклы икән. Менә татар халык биюен өйрәнеп маташам әле, - дип сөйләде ул.
"Ашыбыз да ашыйбыз"
Дөнья чемпионатына килгән Украина спортчыларының да моңа кадәр Сабантуй турында ишеткәннәре булмаган әле.
- Сабантуй бәйрәме турында бирегә килгәч кенә белдек. Татар милли мохите белән танышу мөмкинлеге тудырылганга без бик шат. Миңа калса, бу - бик уникаль чара, - дип сөйләде Украинаның суга сикерү буенча танылган спортчысы Анна Красношлык.
Ә менә Үзәк Африка республикасы кунакларын исә татар халкының үз тарихына, милли гореф-гадәтләренә тугры булып яшәве таң калдырган. Без аларны татар милли киемнәре белән танышып йөргән вакытларында туры китердек.
- Без туган илебездә гореф-гадәт һәм традицияләребезне истә тотып, аларны зурлап яшибез. Биредәге халык та тарихи үткәнен буыннан-буынга күчерә. Безнең өчен бу зур ачыш. Татарстан халкына карата хөрмәт хисе тагын да артты, - дип уртаклаштылар Үзәк Африка республикасының җыелма командасының рәсми вәкилләре Мартин Джомбо һәм Николь Кассингоу Яссибаджиа.
Алар биредәге ризыкны мактап туя алмады.
- Казанга килгәннән бирле ашыйбыз да ашыйбыз... туктап булмый. Тазарып бетәбез инде, - диделәр алар уенын-чынын бергә кушып.
"Габонда да капчык киеп йөгерәләр"
Габоннан килгән кунаклар исә татар милли уеннарында гына катнашып калмаган, ә "Президент белән бергә" хәрәкәте тарафыннан оештырылган "Спортлы Татарстан" нормативларын да уңышлы тапшыруга ирешкән.
- Гер күтәрдек, пресс ясадык һәм озынлыкка сикердек. Дөресен әйтим, бу бер дә авыр булмады. Биредә җиңүче исеме яулау шактый җиңел икән. Татар милли уеннарына килгәндә, капчык киеп йөгерү уенында катнашып, беренче урын яуладым. Сер итеп кенә әйтәм, беренче урын алуым юкка түгел. Безнең илдә нәкъ шундый милли ярыш төре бар, - диде Габон җыелма командасының рәсми вәкиле Джозе Уолтер.
Аның өчен иң сәере - кул көрәштерү буенча ярышларда катнашу булган.
- Дөресен генә әйткәндә, мин мондый спорт төрен беренче мәртәбә күрәм. Бездә андый ярыш юк, - диде ул безгә.
Кытайдан килгән Пуо Ли исә Дөнья чемпионатында волонтер булып эшли. Әлеге милли бәйрәмдә шулай ук беренче тапкыр гына катнашуы икән.
- Сабантуйга беренче тапкыр килүем. Әлеге уеннарның ничек дип аталганнарын да белмим, барысында да катнашып йөрим. Бездә мондый уеннарның берсе дә юк, - диде ул.
Әйтергә кирәк, спортчыларны Казан Сабантуеның рәсми өлеше дә таң калдырды. Алар тантананың башыннан алып азагына кадәр фотоаппаратларын кулларыннан төшермәде.
Рәмзия ЗАКИРОВА, автор фотолары
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй казань

2
X