Игътибар! Фитыр һәм фидия сәдакалары күләме билгеле
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 2022 елда Рамазан аен үткәрү тәртибе турында хәбәр итә. 1 апрельдә ястү намазыннан соң беренче тәравих намазы укылачак, 2 апрель (шимбә) – уразаның беренче көне. 30 апрельдә – соңгы тәравих намазы, 1 майда (якшәмбе) – уразаның соңгы көне, 2 майда – Ураза бәйрәме.