Шахмат тег белән яңалыклар
-
Лениногорскилылар шахмат турнирында “алтын” һәм “бронза” яулады
Лениногорскиның 8 нче мәктәбендә республика шахмат турниры үтте. Нәтиҗәдә, команда зачетында Лениногорскиның 12 нче мәктәп укучылары II урынны яулады. Шәхси беренчелектә, шулай ук, 12 нче лицейның укучылары Аделина Гәрәева бронза алса, Ильсияр Шиапова алтынга ия булды.
-
Лениногорскилылар шахмат буенча беренчелектә катнашып кайтты
Шәһәребезнең 2нче спорт мәктәбе укучылары Казанда шахмат буенча үткән Татарстан беренчелегендә катнаштылар. Матвей Николаев белән Дарья Фролова - үз яшь төркемнәрендә көмеш призер ияләре, Аида Тукаева бронза медальгә лаек булды. Тиз шахмат буенча республика беренчелегендә Матвей Николаев чемпион булып танылды, Ксения Николаева үз яшь төркемендә икенче урынга лаек булды.
-
Лениногорскилылар шахмат ярышында
Казан шәһәрендә узган республика укучыларының шахмат буенча ярышлары яшь шахмат сөючеләребезгә җиңү китергән. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әлеге турнирда укучылар саны 6 меңнән 12 меңгә кадәр булган өченче төркемдә алар беренче урын алган. Команда составында Альберт Рау, Динара Сафиуллина, Адилә Тукаева һәм Дарья Фролова булган.
-
Лениногорскиның 2 нче мәктәбендә шахмат беренчелеге узды
Шәһәребезнең 2 нче спорт мәктәбендә шахмат буенча мәктәп командалары арасында «ак ладья» республика беренчелеге узды. Анда казан, яр чаллы, яшел үзән, әлмәт һәм лениногорскидан алты команда катнашты. Уен нәтиҗәсе буенча безнең 5 нче, 2 нче мәктәпләр командасы дүртенче һәм бишенче урыннарны яулады. Шәхси зачетта өченче урында - аида тукаева.
-
Лениногорскилылар шахмат турнирында
Баулы шәһәрендә "Баулыларча" дип исемләнгән Җиңүнең 70 еллыгына багышланган классик шахмат турнирында безнекеләр дә катнашып, икенче урын яулап кайткан, дип хәбәр итә "Лениногорские вести" газеты сайты. Шахмат турнирында шәһәребезнең 2 нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә йөрүче Таһир Галимов, Рифат Мортазин, Раиф Мортазин, Ксения Николаева, Матвей Николаев катнашкан. 1998-2003 елгылар...
-
Лениногорскилылар шахмат турнирында
5 - 10 гыйнвар аралыгында, Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шахмат буенча турнир үтте. Анда 28 яшь шахматчы катнашты. Нәтиҗәләр буенча, егетләр арасыннан I урынны - Альберт Бурганов алса, II урынны - Ринат Фәттахов һәм III урынны - Никита Алексеев яулады. Кызлар арасыннан I урынга - Карина Афлетонова, II урынга...
-
Лениногорскилылар шахмат буенча җиңде
2 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә Кама аръягы командалары шахмат буенча йомгаклау этабында уйнады. Анда Татарстаннан тыш, Башкортстан шахматчылары да катнашты. Сигез команда арасында Лениногорск команда зачетында җиңеп чыкты. Абсолют зачетта: Дмитрий Носов, Владимир Шуваткин, Татьяна Шуваткина, Дарья Фролова, Рифат Мортазин, Рамил Гыйсмәтов призер булды.
-
Лениногорск инвалидлар җәмгыяте вәкилләре җиңү белән кайтты
23 - 25 октябрьдә Актанышта шахмат һәм шашка буенча республика беренчелеге үтте. Лениногорск инвалидлар җәмгыяте вәкилләре анда катнашып, җиңү белән кайтты. Республика шәһәрләре вәкилләре арасында беренче урынны Вахтерова О.С., икенчене - Ногуманова Р.Р. «Шашки - 100» турнирында Гыймадеева Р.Г. - икенче урында. Шулай ук Арсланова А.А., Пашкевич А.А. һәм Романова...
-
Лениногорск шахматчылары сынатмады
Шәһәребездә Советлар Союзы Герое Самат Садриев истәлегенә яшүсмерләрнең региональ шахмат турниры үтте. Анда Татарстан һәм Башкортстан республикасы командалары, барлыгы 127 кеше катнашты. Турнир ике яшь төркеменә бүленеп үткәрелде. Беренче төркем - 12-17 яшьлекләр арасында Лениногорск командасы икенче, өченче урынга чыкты. Шәхси зачетта Дарья Фролова - беренче, Рамил Гыйсмәтов - өченче....
-
Лениногорскида зирәкләр уены
2нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шәһәрнең уку йортлары, оешма-предприятие хезмәткәрләре арасында шахмат буенча шәһәр беренчелеге үтте. Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә билгеләнде: уку йортлары арасында I урында - КНИТУ-КАИ, II урында - нефть техникумы, III урында - музыка-рәсем педагогика училищесы студентлары. Оешма-предприятиеләр арасында I урында - «Лениногорскнефть», II урында - Яшьләр...
-
Лениногорскилылар беренче унлыкта
Краснодар краеның Лоо поселогында шахмат буенча Россия беренчелегендә шәһәребезнең 2 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе шәкертләре дә катнашты. Әдилә Тукаева беренчелекнең Югары лигасында уйнады, калганнары Беренче лигада көч сынашты. Нәтиҗәдә, Аида Тукаева белән Ксения Николаева, 11 яшьлек 101 катнашучы арасында, беренче унлыкка керде.
-
Лениногорск мәктәпләре шахмат уйнады
Шушы көннәрдә икенче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шәһәр мәктәпләре арасында "Ак ладья" шахмат турниры үтте. Һәр команда 3 малай һәм бер кыздан торды. Беренче урынга - 6 нчы мәктәп, икенчегә - 5 нче, өченчегә - 2 нче мәктәп командалары чыкты. Җиңүчеләр грамота һәм призлар белән бүләкләнде.
-
Өлкәннәр баш эшләтә
Әлмәт шәһәрендә пенсионерлар арасында шахмат һәм шашка буенча зона ярышыннан Лениногорск командасы II урын белән кайтты. Анда Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә, Азнакай, Баулы районыннан килгән өлкән буын ярышты. Команда ярышында лениногорскилылар II урын яуласа, шәхси исәптә I урынга якташыбыз Ольга Вахтерова чыкты. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
-
Балалар һәм яшьләр өчен
Республиканың яшьләр оешмасы советы авыр хәлдә калган балаларның сәламәтлеген саклау һәм "Здравица" әйләнә-тирәне саклау программасын тормышка ашыру кысаларында быел берничә конкурс үткәрә. Мәсәлән, "Туган ягым" конкурсы табигый фотосурәт һәм фотосәнгать өлкәсе буенча яшь талантларны ачыклаячак. "Чишмә - тормыш чыганагы" проектлар конкурсы табигатькә сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Катнашырга теләүчеләргә тулырак мәгълүматны...
-
Көчлеләрне бәйге ачыклый
Халыкара шахмат көне уңаеннан, Лениногорскнефть" идарәсе спорткомплексында шахмат ярышы буенча блиц-турнир үтте. Анда шәһәр һәм районның иң көчле 32 шахматчысы катнашты. Җиңүче исеменә 7,5 исәбе белән Владимир Шуваткин лаек булды. II урынны - Сергей Михайлов, III урынны - Николай Мукаев алды. Шулай ук Данил Гәрәев, Марсель Мөбарәкшин, Наил Сафиуллин кебек...