Шахмат тег белән яңалыклар
-
Безнекеләр – беренче
Якшәмбе Үзәк мәйданда республиканың көньяк-көнчыгышы җыелма командаларының шахмат буенча команда ярышы үтте. Ул элек шәһәребездә шахмат клубы директоры булып эшләгән, шахмат мәктәбе ачуны башлап йөрүче кеше Д.Клинке - Махер истәлегенә багышланган иде. Лениногорск шахматчылары, башкаларга бернинди шанс калдырмыйча, җиңү яуладылар. Безнең җыелма команда составына: А.Шуваткин, Н.Мукаев, С.Михайлов, И.Сафин, Т.Шуваткина, В.Токарев,...
-
Якташыбыз истәлегенә
Якташыбыз - Советлар Союзы Герое Самат Садриев истәлегенә багышлап шахмат буенча уздырылган XXVI региональ яшүсмерләр турнирының нәтиҗәләре билгеле булды. Турнирда 15 команда, 92 яшүсмер катнашты. Уеннар швейцар системасы буенча 7 турда ике яшь төркеменә бүленеп узды. 1995-2000 елгы яшүсмерләр төркеменнән торган Лениногорск командасы II урынны алды. Кызлар арасында шәхси зачетта...
-
Яшьләр уйнады
Керкәледә авыл яшьләре арасында волейбол уены узды. Аны Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе белән берлектә, районның авыл яшьләре берләшмәсе оештырган. Волейболда 12 команда катнашты. Нәтиҗәдә - I урынга - Иске Иштирәк, II урынга - Зеленая Роща, III урынга - Керкәле авылы яшьләре чыкты. Җиңүче команда күчмә кубок белән бүләкләнде....
-
Призлы бишлектә
2 нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шахмат буенча ачык беренчелек үтте. Анда шәһәребезнең иң көчле 50 шахматчысы көч сынашты. Швейцар системасы буенча 9 турнир үткәрелеп, призлы бишлеккә Артем Афанасьев, Владимир Шуваткин, Наил Сафиуллин, Рамил Гыйсмәтов, Александр Трошихин лаек булды.
-
Шахмат уйный өлкәннәр
Шәһәрдә шахмат клубы эшләп килә. Биредә өлкән яшьтәге инвалидлар, пенсионерлар буш вакытларын үткәрә. Дөрес эшлиләр, борчу-мәшәкатьләреңнән арынып, ял итеп, шул ук вакытта акыл сәләтеңне үстерергә ярдәм итүче урыннар булганда, нишләп әле йөрмәскә ди. Бирегә йөрүчеләр шахмат, шашка уйнап, турнирлар үткәрә, җиңү яулый. Җиңү яулагач, билгеле булганча, призы да кирәк. Ләкин...
-
Иң яхшылар рәтендә
Икенче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шахмат буенча блиц-турнир үтте. Анда лениногорскилылар белән беррәттән, Бөгелмә шахматчылары да катнашты. Иң яхшылар рәтенә Владимир Шуваткин, Альберт Гайнетдинов, Леонид Арютин, Наил Сафиюллин керде. Укучылар арасында Рамил Гыйсмәтов, Илсөяр Шиапова, Таһир Шиапов, Азалия Зыяфетдинова яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.