Хатын-кыз
Барлыгыңа синең куанабыз,
Синең исем белән уянабыз.
Бармы күктә сиңа тиң йолдыз,
Кояштан да нурлы, хатын-кыз!
Яшәешнең күрке, яме син,
Гүзәллегең җуйма, яме син.
Карашыңнан сөю тамадыр,
Ул йөрәккә тамса ямандыр...
Тормыш бүләк иткән әни син,
Балаларым, диеп яшисең.
Ерак түгел оҗмах - якында,
Әниләрнең аяк астында.
"Җаным-бәгърем!" - диеп...