Бүгенге көндә республика заводларында 11 мең тоннага якын шикәр запасы бар
Республикада җитәрлек күләмдә он, сөт продукциясе һәм шикәр запасы бар. Җитештерү мәйданчыкларын яңарту нәтиҗәсендә беренче чиратта кирәкле товарларның ассортименты тагын да киңәячәк, ә аларның бәясен хакимият ныклы контрольдә тотачак. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар катнашында узган брифингта шулай дип белдерде.