Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда шикәргә ихтыяҗ арткан

Соңгы атнада Татарстанда шикәргә ихтыяҗ 16 тапкыр арткан. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры марат Җәббаров Хөкүмәт йортында брифингта әйтте.

«Узган атна эчендә халыкның көнбагыш маен сатып алу күләме — 9 тапкыр, карабодай буенча — 5 мәртәбә, тозга ихтыяҗ 7 тапкыр артканы күзәтелде», — диде министр.

Марат Җәббаров әйтүенчә, тарату үзәкләрендә запаслар җитәрлек. Азык-төлек дефицитына җирлек юк.

«Ажиотаж туктар дип өметләнәбез. Халык күпләп алганга, кибет киштәләре бушап кала, товарны тарату үзәкләреннән кайтарып та өлгермиләр хәтта», — диде министр. Ул кибетләрдә продукция җитәрлек күләмдә булуы контрольдә тотылганын әйтте.

https://tatar-inform.tatar/news/society/15-03-2022/so-gy-atnada-tatarstanda-shik-rg-ihtyya-16-tapkyr-artkan-5851334

https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сахар Шикэр спрос на сахар шикэр бэясе