Стипендия тег белән яңалыклар
-
Рөстәм Миңнеханов студентларга махсус дәүләт стипендиясе билгели торган карарны имзалады
Махсус стипендияне бишкә генә укыган, олимпиадаларда призер һәм җиңүче булган 90 кешегә бирәчәкләр.
-
Мәктәптә дә стипендия....
Россия Дәүләт Думасы депутаты Вадим Соловьев "Россиядә белем бирү турында"гы Федераль законның "Стипендияләр һәм башка акчалата түләүләр"гы 36 нчы маддәсе һәм "Гомумбелем" бүлегенә үзгәрешләр кертү турында закон проекты әзерли. Үзгәрешләр нигезендә, илдә гомум урта белем бирү учреждениеләрендә укучылардан интеллектуаль резерв институты төзү, шулай ук сәләтле укучыларга финанс ярдәме системасы оештыру...
-
Лениногорскилы Айсылу Зәйнуллина шәһәр мэры кулыннан стипендия алды
Кирлегәч авылы урта мәктәбенең VIII сыйныф укучысы Айсылу Зәйнуллина өчен шәһәр мэры кулыннан стипендия алу зур вакыйга булды. - Бу көнне түземсезләнеп көттем. Тантанага барганда, бераз дулкынлану хисе кичердем. Ә төп максатым - акчалата премия алу түгел, бары үземне сынап, мөмкинлекләрне белү, сәләтемне ачыклау иде, - ди ул. Айсылу узган...
-
Лениногорскилыларга шәһәр мэры стипендия тапшырды
Муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов шәһәребез уку йортларында белем алучы укучылар һәм студентларга стипендияләр тапшырды. Аңа 30 укучы һәм студент лаек булды. Тантанада Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, Мәдәният идарәсе, халыкка социаль яклау күрсәтү хезмәте, Мәгариф идарәсе белгечләре катнашты. Рәгать Хөсәенов активистларны төрле өлкәләрдәге казанышлары белән котлап, укуларында уңышлар теләде.