Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәктәптә дә стипендия....

Россия Дәүләт Думасы депутаты Вадим Соловьев "Россиядә белем бирү турында"гы Федераль законның "Стипендияләр һәм башка акчалата түләүләр"гы 36 нчы маддәсе һәм "Гомумбелем" бүлегенә үзгәрешләр кертү турында закон проекты әзерли. Үзгәрешләр нигезендә, илдә гомум урта белем бирү учреждениеләрендә укучылардан интеллектуаль резерв институты төзү, шулай ук сәләтле укучыларга финанс ярдәме системасы оештыру...

Россия Дәүләт Думасы депутаты Вадим Соловьев "Россиядә белем бирү турында"гы Федераль законның "Стипендияләр һәм башка акчалата түләүләр"гы 36 нчы маддәсе һәм "Гомумбелем" бүлегенә үзгәрешләр кертү турында закон проекты әзерли. Үзгәрешләр нигезендә, илдә гомум урта белем бирү учреждениеләрендә укучылардан интеллектуаль резерв институты төзү, шулай ук сәләтле укучыларга финанс ярдәме системасы оештыру ниятләнә.
Парламентарий фикеренчә, сәләтле яшьләр мәктәп эскәмиясеннән үк дәүләт ярдәмен тоя башларга тиеш, ә дәүләт белем бирүнең башлангыч этапларында ук алга таба төрле тармакларда әһәмиятле вазифалар били алачак өметле балаларны мөмкин кадәр күбрәк табу белән кызыксына, дип яза "Известия".
Искәртеп узабыз: РФ Президенты Владимир Путин үзенең Федераль Җыенга еллык юлламасында сәләтле балаларга ярдәм итәргә кирәклекне билгеләп үтте. Башкалар белән беррәттән, ил башлыгы дәүләт мәктәптә үк техник һәм гуманитар иҗатка һәвәслек туган укучылар өчен өстәмә ярдәм чараларын күздә тотарга тиешлеген ассызыклады. Моннан тыш, Владимир Путин андый балаларга, вузларга кергәннән соң, ай саен 20 мең сум күләмендә 5 мең грант түләргә тәкъдим итте.
Әмма Соловьев балаларның вузга кергәнен көтмичә, стипендияне 7-11 нче сыйныф укучыларына түләргә тәкъдим итә. Стипендиатлар РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы конкурс системасы нигезендә сайлап алыначак. Ул иң яхшыларны сайлап алу һәм федераль бюджеттан түләнәчәк стипендия дәрәҗәсен билгеләүне мәгариф ведомстволарына калдырырга кирәк, ди.
Парламентарий иң яхшы укучыларга стипендия билгеләү өчен "дүртле" һәм "бишле" билгеләренә белем алучы 1-2 нче курс студентларының минималь стипендиясен - 6307 сумны нигез итеп алырга тәкъдим итә.
http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: стипендия