Ике яклы тәрбия
Соңгы арада кыш үзенең кырыслыгын күрсәтә башлады. Салкыннар берничә көн 25, 30 градустан төшмәде.
Бервакыт дәрестә утырганда балалар: "Апа, тәрәзәгә песнәк шакый", - ди. Мин биология укытучысы буларак, кошлар азык җитмәгәнлектән кешеләрдән ярдәм сорап килүләре, дип нәтиҗә ясадым. Укучылар белән киңәшләшкәч, "Яшь эколог" түгәрәгендә җимлекләр ясап, аларны мәктәп янындагы һәм...