Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Ике яклы тәрбия

Соңгы арада кыш үзенең кырыслыгын күрсәтә башлады. Салкыннар берничә көн 25, 30 градустан төшмәде. Бервакыт дәрестә утырганда балалар: "Апа, тәрәзәгә песнәк шакый", - ди. Мин биология укытучысы буларак, кошлар азык җитмәгәнлектән кешеләрдән ярдәм сорап килүләре, дип нәтиҗә ясадым. Укучылар белән киңәшләшкәч, "Яшь эколог" түгәрәгендә җимлекләр ясап, аларны мәктәп янындагы һәм...

Соңгы арада кыш үзенең кырыслыгын күрсәтә башлады. Салкыннар берничә көн 25, 30 градустан төшмәде.


Бервакыт дәрестә утырганда балалар: "Апа, тәрәзәгә песнәк шакый", - ди. Мин биология укытучысы буларак, кошлар азык җитмәгәнлектән кешеләрдән ярдәм сорап килүләре, дип нәтиҗә ясадым. Укучылар белән киңәшләшкәч, "Яшь эколог" түгәрәгендә җимлекләр ясап, аларны мәктәп янындагы һәм урмандагы агачларга элеп кайтырга булдык. Моңа укучылар чын күңелдән риза булды һәм бу эшне теләп башкарды. Һәрберсе кирәкмәгән майонез савыты, буш пластик шешәләр, картон, кәнфит савытларын алып килделәр. Җимлекләргә бодай, ипи валчыклары салып, өй янындагы, мәктәп ишегалдындагы, урмандагы агачларга элеп куйдык.
Бу гамәлләре белән балалар ике төрле тәрбия алдылар. Экологик, чөнки бушаган савытларны кирәкле эшкә тоттык, ә кошларга ярдәм итеп рухи яктан баедык дип шатланды укучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тђрбия