Укучылар тег белән яңалыклар
-
Керкәле мәктәбе укучылары тәнәфестә дә зарядка ясыйлар
Керкәле мәктәбендә өченче чирекне "сәламәтлек тәнәфесләре" оештырып башлап җибәргәннәр, бу хакта мәктәп сайты хәбәр итә. Көн саен тәнәфес вакытында спортзалга барып, физик күнегүләр ясыйлар икән. Зуррак сыйныфлар өчен теннис залы да эшли. Әнә шулай акыл хезмәтен күнегүләр белән чиратлаштырып, уку процессында зуррак уңышларга ирешербез, дигән фикердә тора Керкәле мәктәбе.
-
Укымыйча “бишле” алдым
Тарих дәресе. Ялкауланыпмы, әллә укырга теләмәүдән, бирелгән теманы укымыйча төштем. Нигә соң әле гел мин генә укыйм, башкалар да укысын. Укытучыбыз Хәмит абый, барысыннан да сорый башлады. Ләкин ник берсе укысын! Миңа чират җитте. Нишләргә? "2"ле дә аласы килми. Хәмит абый янына чыгып бастым. Каушата, нәрсә сөйләргә белмим. Әле ярый,...
-
“Акыллы” Интернет
Интернет яхшы һәм файдалы әйбер. Мәсәлән, сиңа мәкальләр яки табышмаклар табарга кирәксә, интегеп китаплардан эзлисе юк: Интернетка керәсең дә, үзеңә кирәк мәгълүматны сайлап кына аласың. Яки бирделәр ди, реферат язарга, кирәкле мәгълүматны Интернетта табасың, аны җентекләп тикшереп, барысын бергә җыеп, вакыт югалтмыйча, менә дигән реферат язасың. Элекке заманнарда кешеләр хат...
-
Яшь талантлар
Хөрмәтле "Заман сулышы" газеты редакциясе! Сезгә Яңа Иштирәк мәктәбе "Кыңгырау" сәхифәсенә балаларның иҗат җимешләрен җибәрә", - дип язганнар иде безнең электрон почтага килгән хатта. Барлыгы җиде шигырь туплап җибәргәннәр. Арада икенче сыйныф укучылары тарафыннан язылганнары да, VII - IX сыйныф укучылары иҗат икәннәре дә бар. "Сәйяр" драма түгәрәге әгъзалары тарафыннан...