Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Укымыйча “бишле” алдым

Тарих дәресе. Ялкауланыпмы, әллә укырга теләмәүдән, бирелгән теманы укымыйча төштем. Нигә соң әле гел мин генә укыйм, башкалар да укысын. Укытучыбыз Хәмит абый, барысыннан да сорый башлады. Ләкин ник берсе укысын! Миңа чират җитте. Нишләргә? "2"ле дә аласы килми. Хәмит абый янына чыгып бастым. Каушата, нәрсә сөйләргә белмим. Әле ярый,...

Тарих дәресе. Ялкауланыпмы, әллә укырга теләмәүдән, бирелгән теманы укымыйча төштем. Нигә соң әле гел мин генә укыйм, башкалар да укысын. Укытучыбыз Хәмит абый, барысыннан да сорый башлады. Ләкин ник берсе укысын! Миңа чират җитте. Нишләргә? "2"ле дә аласы килми. Хәмит абый янына чыгып бастым. Каушата, нәрсә сөйләргә белмим. Әле ярый, иң алдагы партада якын дустым Госман утыра. Ул, Хәмит абый күрмәгәндә, китабын миңа таба борды. Бер күзем - сыйныфташларда, икенчесе - китапта. Шулай итеп, "5"ле алдым. Ә Хәмит абый китап укыганны сизми дә калды. Дустыма бик рәхмәтле идем, үзенә дә шулай "ярдәм кулы" сузарга туры килде...
Урладык
Истә калган тагын кызыклы дәресләрнең берсе - ул математика дәресе. Контроль эш эшләгән көн. Математика фәнен яхшы белсәм дә, чираттагы контроль эш кыенрак күренде. Сыйныфташ малайлар белән бераз вакыт уйлап утыргач, мондый фикергә килдек. Фәнүзә апаны ничек тә булса класстан чыгарып, аның эшләгән кәгазенә күз салырга. Бәхет эшедерме, әллә уңайлы вакыт туры килдеме, аны директор үзенә чакыртып алды. Без, тиз генә укытучының дәфтәрен карадык та, бирелгән эшне эшләп тә куйдык. Рәхмәт, без әйтәбез, директор абыйга, ул безне начар билгедән коткарды.
Шпаргалка
Гел дә күңелле генә бармый шул дәресләр. Бигрәк тә, әгәр укытучы сине шпаргалка белән тотса. Андый вакытта кичергән хисне күз алдына китерәсездер инде. Сыйныфташлар алдында сиңа "шпаргалкаңны чыгар!" дип мәҗбүр итсәләр, ул вакытта үзеңне кая куярга белмисең. Ясамадым, дип тә алдап булмый, чөнки күчергәнеңне укытучы күрде. Үзем дә оялдым. Шул көннән башлап, дәрескә шпаргалка ясамый башладым. Яхшы билгеләр генә алып укырга тырыштым, һәм теләгемә ирештем дип саныйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Укучылар

2
X