Undefined тег белән яңалыклар
-
3 гыйнварда Мурманскида менә нинди Кыр бабайга тап булалар
Чыганак:http://novoshishminsk.ru/ru/component/k2/item/5909-vot-takoy-snegovik-byil-obnaruzhen-3-yanvarya-v-murmanske.html
-
Лениногорск районында юл һәлакәте булган
Бу хәл бүген иртәнге 4 сәгать 57 минутта була. Лениногорск - Бөгелмә юлының 13 нче километрында бер машина юлдан читкә "оча". Хәзерге вакытта сәбәпләре һәм зыян күрүчеләр ачыклана, дип хәбәр итә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайты.
-
Биш машина бәрелешү нәтиҗәсендә, ике бала һәм бер өлкән кеше зыян күргән
Татарстанның Түбән Кама районында, трассада биш автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә, ике бала һәм бер өлкән кеше Әлмәт үзәк район хастаханәсенә озатылган, дип хәбәр итте "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИИ пропаганда бүлеге. Һәлакәт кичә 13.00 сәгатьтә Оренбург-Казан автоюлында булган. Якынча мәгълүматларга караганда, Volkswagen Jetta автомобиленең 40 яшьлек йөртүчесе Казан ягыннан...
-
Лениногорскида ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә
Чираттагысы буген көндез Тукай урамындагы 16нчы йортта утте. 9 нчы ТОС һәм "Жилищник" җәмгыяте белән берлектә оештырылган бәйрәм чарасы күңелле үтте. Шактый салкын булуга карамастан, халык шактый жыелган иде. Балалар ижат йортыннан килгән Кар кызы белән Кыш бабайга кушылып олысы -кечесе биеде, жырлады, шигырьләр сөйләде. Зилә Мөдәррисова
-
Лениногорскига килгән цирк тамашаларын күчергән
Лениногорскига бәйрәм көннәренә дип килгән цирк тамашаны 7,8 һәм 17,18 гыйнварга күчергән. Үзәк чыршы янында шатерлары тора, ә цирк карарга, дип килүчеләрне әнә шундый белдерү каршы ала.
-
Әлмәттә машиналарны яндыралар?
Әлмәтнең Радищев-Чернышевский урамнары киселешендә бүген машинага ут каба. Руль астыннан чыккан утны тиз арада сүндерәләр. Әмма машинага шактый зыян килә. Хәзер янгынның нидән килеп чыгуын тикшерәләр. Махсус ут төрткәннәр дигән фаразлар да бар. Шулай ук полиция хезмәткәрләре руль астында саклагыч блокның урнашуын һәм салкын вакытларда машиналарда бик еш янгын чыга...
-
Фасольле салат ясыйбыз
Бер банка консервланган фасоль белән кукуруз, 150 грамм сыр, өч йомырка, сарымсак, майонез, тоз, борыч, кыздырган ипи (кириешки) кирәк. Фасоль белән кукурузның суын түгеп, әзерлисе савытка салырга. Йомырканы угычтан уып, сарымсакны ваклыйбыз. Сырны да эре угычтан уабыз. Тоз, борыч салып, майонез белән болгатабыз. Табынга куяр алдыннан гына өстенә кириешкаларны тезеп...
-
Күршеләрдә аквапарк төзергә җыеналар
"Әлмәт таңнары" сайты хәбәр иткәнчә, киләсе елда Әлмәттә аквапарк төзергә планлаштырыла икән. Бу хакта район башлыгы Айрат Хәйруллин әйткән. Ул 2016 елда төзелә башлаячак сәламәтләндерү комплексы - Су үзәгендә булачак. Аквапарктан тыш, "Мирас" комплексында шулай ук спорт залы, фитнес-үзәк, бассейн да булачак.
-
Лениногорскига килгән цирк тирәсендә булган хәлләр
Җирле чиновникның комсызлыгы аркасында лениногорскига килгән цирк артистлары һәм хайваннары туңып үлә язган, дип язган идек. Социаль челтәрләрдә бу күренешкә карата аңлатмалар чыга башлады. Җирле чиновникның акча таләп итүеннән тыш, 11 артистны полицийскийлар кулга да алганнар икән әле. Бу турыда цирк директоры социаль челтәрләрдә үзе яза. Чынлыкта бу хәл булган,...
-
Машиналарга бәяләр арта
Renault француз автоконцерны Россиядә тәкъдим ителгән барлык модельләр рәтенә бәяләрне 5 процентка арттыра. Шулай ук Chevrolet NIVA төркеменә кергән внедорожникларга да бәяләр арта. Тагын бер Россия машина җитештерүчесе - "УАЗ" үзә продукциясен уртача 2-3 процентка кыйммәтләндерә. Модель рәтенең кыйммәтләнүе турында Volvo Сar Russia дә хәбәр итә. Бәяләр 2016 елның 1...
-
Лениногорскида томан һәм буран
Бүген Лениногорскида буран котыра, бераз җылыткан. Якындагы өч көндә һава температурасы көндез -13 -14, төнлә -16-17 тирәсе булачак, кар да явачак. Юлларда сак була күрегез.
-
Бер казанлы Яңа елда күзсез кала язган
Фаҗигале очрак Казанның "Әкият" курчак театры янындагы Бозлы шәһәрчектә була. Биредә Яңа елны каршы алганда 23 яшьлек егет пиротехник эшләнмәне һавага җибәрергә уйлый. Ләкин ул иминлек кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпле, травма ала - аның күзенә зыян килә. Егетне тиз арада Республика клиник офтальмология больницасына озаталар. Анда зыян күрүчегә кирәкле ярдәм күрсәтелә.
-
34 градус ук салкынайтми икән
Якын көннәрдә салкын һава торышы сакланачак, тик алдан хәбәр иткәнчә, -34 кә чаклы ук салкынайтми икән. Иң салкын көндә -25 градус булачак, дип хәбәр итә синоптиклар. 2 гыйнварда Татарстанда көндез -16-21, төнлә - 22-27 булыр, дип көтелә. 3 гыйнварда көндез -14-19, төнлә -18-23 . 4 гыйнварда көндез -10-15, төнлә -...
-
Яңа ел төнендә ике бала янып үлгән
Бу хәл Красноярск өлкәсендә, 1 гыйнварга каршы төндә була. Яңа елны каршы алганнан соң әти-әниләре төнгелеккә чыршыдагы гирлянданы яндырып калдыра. Кыска ялганыш килеп чыгып, ут чыга. Әни кеше тәрәзәдән сикерә, ата ишектән чыга ала. Ә 7 яшьлек 11 айлык балаларны фатирга килгән янгын сүндерүчеләр табып алалар, тик балалар ис газыннан...
-
Бәрәңгеле – сырлы голубцы
Бер баш кәбестәгә 700-800 г бәрәңге, 2 баш суган, 100 г уылган каты сыр, 1\3 стакан сөт, 4 аш кашыгы үсемлек мае, борыч, тоз, ә соус өчен 1 стакан каймак, 1 аш кашыгы он, борыч, тоз кирәк. Соус: каймакка он, тоз, борыч кушып болгатыгыз һәм салмак утта бер минут чамасы...