Undefined тег белән яңалыклар
-
Салават Фәтхетдинов кызын кияүгә биргән
30 декабрьдә Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов икенче кызы Алинәне кияүгә бирде. Никах мәҗлесе Казанның Мәрҗани мәчетендә узган. Яшьләрне котлап, татар эстрадасының күп кенә артистлары чыгыш ясаган. Аларның фотолары әкренләп интернет челтәрендә пәйда була башлады. Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар исә артистлар арасында мәҗлескә чакырылган бердәнбер кунак булган. "Салават белән бик...
-
Лениногорск эшмәкәре балалар бакчасы янында тәмәке саткан
Бу турыда шәһәр прокуратурасы сайты хәбәр итә. Прокуратура үткәргән тикшерү барышында шәхси эшмәкәрнең 2 нче балалар бакчасыннан бары 65 метр ераклыктагы киоскта тәмәке сатуы ачыкланган. Ә ул ара закон нигезендә 100 метрдан да ким булырга тиеш түгел. Әлеге эшмәкәргә карта административ эш ачылып, ул 5 мең сумга штрафка тартылган. 2015нче...
-
"Цезарь" салаты ясыйбыз
Кирәк: тавык ите - 300 грамм, ак ипи - 2-3 телем, Пекин кәбестәсе, салат яфраклары, сыр (пармезан яки пошехон сыры) - 100-200 грамм. Соус: майонез - 150 грамм, көнбагыш яки зәйтүн мае, изелгән сарымсак - 3 төш, горчица - 1 чәй кашыгы, тоз, борыч, лимон согы 2 - 1 аш...
-
7нче ТОС балаларны бүләкләде
Яңа ел алдыннан 7 нче ТОС үз микрорайонында яшәүче балалар арасында "Тылсым" исемле яңа ел уенчыклары бәйгесе игълан иткән иде. Бәйгедә уннан артык бала катнашты. Нәтиҗәдә өч үзенчәлекле пингвиннары өчен Арина Сергеева , оригиналь лампочкалар иҗат иткән Богдан Финогеев һәм кызыл маймыл ясаган Ярослав Михайлов җиңеп чыкты. Барлык катнашучыларга Мактау...
-
Садриевлар гаиләсе якут туйларын билгеләп үтте
Шушы көннәрдә Садриев Исмәгыйль Әюпович һәм Әклия Каримовна 45 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Бу көнне алар ЗАГС бүлегендә Мактау китабына имзаларын куйдылар, бүлек хезмәткәрләре аларны котлап, юбилей таныклыгын тапшырды.
-
Лениногорскида 28 градуска кадәр салкынайтачак
2015 елның 31 декабреннән 2016 елның 1 гыйнварына каршы төндә Татарстанда салкын булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеорологик фаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина. 31 декабрьдә республика районнарында температура 26 градуска кадәр түбән төшәчәк, 1 гыйнварда 28 градуска кадәр салкынайтачак. Казанда 1 гыйнварда 19-21 градус...
-
Лениногорскилыларны алдарга җыенган кырыгалдарны тотканнар
Чистай районы полиция хезмәткәрләре телефон аша акча урлаучы 26 яшьлек кырыгалдарны тоткарлаган. Владимир өлкәсенең Кольчугино шәһәрендә яшәүче ир-ат кармагына ким дигәндә өч Чистай кешесе эләккән. Әйтүенчә, шул рәвешле акча эшләргә ул Самара өлкәсендәге колониядән чыгу белән тотынган. Моның өчен ул ике кәрәзле телефон булдырган, берничә сим-карта сатып алган. Алданучыларның өчесе...
-
Лениногорск ишегалларында бәйрәм дәвам итә (фотолар)
Бүген бәйрәмне 11 нче ТОС Садриев урамы, 37 нче ТОС ишегалдында үткәрде. Кыш бабай һәм Кар кызы килгән иде, балалар өчен турле уеннар оештырылды. Өлкәннәр дә бик рәхәтләнеп карап торды. Зилә Мөдәррисова
-
Лениногорск Татарстанның иң төзек шәһәре бәйгесендә икенче урын алды
Шәһәребез "2014 ел йомгаклары буенча Татарстанның иң төзек шәһәре" конкурсында икенче урын алды. Шәһәр мэры дипломны шәһәр башкарма комитеты вазифасын вакытлыча башкаручы Ринат Ялаковка тапшырды. Бердәм, тырыш хезмәт өчен рәхмәтен белдерде.
-
Якташыбыз Әгъдәс Борһановка Дәүләт премиясе тапшырылды
Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фән һәм техника өлкәсе хезмәткәрләренә ТР дәүләт премияләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Сарабиккол авылында туып, хәзерге вакытта Мәскәүдә яшәүче танылган якташыбыз Әгъдәс Борһанов та бар. Ул -тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр Академиясенең мактаулы әгъзасы, Бөек Ватан сугышы ветераны, профессор. Аңа Татарстан Дәүләт премиясе табигый һәм...
-
13 градуска кадәр салкынайта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 26 декабрьдә алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республиканың күпчелек районнарда кар явуы фаразланыла, төнлә һәм иртән томан төшәчәк, буран чыгу ихтималы да бар.. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 4-9, аязган вакытта 13 градус салкын булачак. Көндез исә...
-
Татарстанда яңа закон кабул ителде: авылларга ярдәм - 200 миллион сум
Киләсе елдан башлап, Татарстанда шәхси ярдәмчел хуҗалыкларны махсус закон яклаячак. Бүген Дәүләт Советы депутатлары шул турыдагы закон проектын икенче, өченче укылышларда кабул итте. Документ кысаларында 2016 елда Татарстанның крестьян-фермер хуҗалыкларына 200 миллион сум күләмендә финанс ярдәме бүленәчәк. Бу законны кабул итү юкка түгел, блигеле. Хәзерге вакытта Татарстан авылларында барлыгы 915...
-
Әлмәттә баласын чүплеккә ташлаган ананың кайда яшәве ачыкланды
Әлмәттә баласын чүплеккә ташлаган ананың кайда яшәве ачыкланды Ноябрь азагында Әлмәтнең көнкүреш калдыкларын аралый торган станциясендә яңа туган бала мәете тапканнар иде. Аңа станция мастеры тап була һәм полициягә хәбәр итә. Колшәрип авылына якын урнашкан бу урынга көнкүреш калдыкларын бөтен районнан китерсәләр дә, мәет табылган чүп өемнәренең шәһәрдән китерелгәне мәгълүм....
-
Лениногорскига кайчан кыш килә
Якын көннәрдә һава торышы сизелерлек үзгәрми. Юеш карлы яңгыр явуы көтелә. Температура - 1 булачак. Ә менә җомга, шимбә бераз суыта. Көндез температура - 7 гә төшәчәк. Юлларда бозлавык сакланачак.
-
Лениногорск кибетләреннән “фанфурик” алынган
Лениногорскиның берничә кибетендә "фанфурик"лар сатылуы ачыкланган, кулланылыштан 853 шешә алынган. - "Султан" кибете, Лениногорск; - «Миләш», Шөгер; - «Исток», Шөгер; - «Бытовая химия» кибете, Тимәш; - «Ак каен» кибете, Лениногорск; - «Курай» кибете, Тимәш. Гражданнарны уяу булырга чакырабыз. Спиртлы төнәтмә, лосьоннар белән сату итүне ачыклаганда, хәбәр итүегезне үтенәбез:Лениногорск шәһәре, Гагарин...