Undefined тег белән яңалыклар
-
"Заман сулышы"на эшкә чакырабыз
Редакциягә сайт белән эшләүче белгеч кирәк. Таләпләре: 1) татарча яза белү 2) русчадан татарчага оста тәрҗемә итү 3) компьютерны яхшы белү Кызыксынучылар сорауларын вконтактедагы страничкабызга язып һәм 5-07-72, 8-917-222-68-94 телефоннары аша белешә ала.
-
Татарстанда ике кызны машина бәрдергән
Юл-транспорт һәлакәте бүген 4:50 сәгатьтә - Чаллыдан 12 чакрым ераклыкта, урман юлында, килеп чыккан. Ачыкланганча, ике кызның ял базасыннан җәяүләп шәһәргә кайтышы булган. Алар, кул күтәреп, узып баручы машинаны туктатырга теләгән. Әмма һәлакәт килеп чыккан - автомобиль җәяүлеләрне бәрдергән. Кызларның берсе урында ук үлгән, дип хәбәр итә "Челнинские известия". Ашыгыч...
-
"Сүнмәс ялкын" юбилее уңаеннан концерт куйды (фотолар)
"Сүнмәс ялкын" ансамбле шау-гөр килеп юбилеен бәйрәм итте. Ул Мәдәният сараеның кече залында үтеп, кеше бик күп җыелган иде. Юбилейлары белән тамашачылары, иҗатташ дуслары котлады, Кирлегәчтән "Ихлас" ансамбленә хәтле килгән иде, алар җырлады һәм тау хәтле бавырсак бүләк итте.
-
Лениногорскилыларны киләсе атнада ни көтә
КУЧКАР (21.03-20.04)ларның бу атнада кешеләргә тәэсир итү мөмкинлекләре үсәр.Башкаларның уйларын алдан сиземләр, фикерегез төгәл булыр. Тормышыгыз кайнап тора. Теләсә нинди эшне ерып чыгарлык егәрегез бар. Абруй казанырсыз. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларның атна башы авыр булыр - яңа эшкә тотынмавыгыз хәерле. Атна уртасында барысы да җайланыр, дилбегәне үз кулыгызга алу киңәш ителә. Сүзегезне,...
-
Сыйфат өчен премиясенә лаек булучылар арасында лениногорскилылар да бар
Бүген ТР Хөкүмәте йортында 2015 ел нәтиҗәләре буенча ТР Хөкүмәтенең сыйфат өчен премиясен алуга XI республикакүләм конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Конкурс лауреатларына һәм дипломантларына бүләкләрне республика Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды. 250 дән артык кеше эшли торган хезмәт күрсәтү өлкәсендә "Бәкер" шифаханәсе дәвалау-профилактика учреждениесе" ҖЧҖ билгеләп үтелде. Фото prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды
-
Лениногорскида юл һәлакәте булган
Төш вакыты тирәләрендә Набережная урамында була ул, ике машина бәрелешә. Машина йөртүчеләргә зыян килми, дип хәбәр итә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайты.
-
Лениногорскида дүрт балалар бакчасы ремонтланачак
Киләсе елда шәһәрдәге дүрт балалар бакчасы капиталь ремонтланачак: 2,11, 18, 24 нче бакчалар. Ремонт эшләре вакытында алар ябылачак, балаларны башка бакчаларга күчерәчәкләр. Беренче булып, ел башында ук 11нче бакча ремонтлана башланачак, хәзерге вакытта аналарга аңлату эшләре алып барыла
-
Лениногорскида бүген салкын
Бүген Лениногорскида шактый салкын, көндез -13, төнлә -14 булачак. Иртәгә 19 декабрьдә көндез -12 булуы көтелә. Төнлә -12 градуска кадәр салкынайтачак.
-
Терроризм акты турында ялган хәбәр тараткан өчен 5 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр
Терроризм акты янау үсү сәбәпле, хокук сакчылары гражданнарны уяу булырга һәм җәмәгать урыннарында калдырылган шикле әйберләр турында хәбәр итәргә чакыра. Урамда шикле әйберләр күрсәгез112 телефоны аша коткаручыларның бердәм хезмәтенә, 02 - полициягә, 052 - аноним криминаль мәгълүмат бюросына шалтыратырга кирәк. Әмма шул ук вакытта "телефон терроризмы" да киң үсеш алды....
-
Илсөя Бәдретдинова тазарырга тели
Хәзер күп артистларга ябыгу җене йокты. Барысы да төрле ысуллар, диеталар белән ябыгырга тырышалар. Ә менә Илсөя Бәтретдинова киресенчә тазарыррга тели. Тамашачалар күзәтүенчә, соңгы арада Илсия бик ябыкты. Ул 68 килодан 55 килога калган. Һәм мондый хәл торышы җырчының күңеленә бер дә хуш килми. Илсия элеке кыяфәтен кайтарыр өчен май...
-
Лениногорскига Кыш бабай белән Кар кызы килеп җитте (фотолар)
Кичә кичке 4 ләр тирәсендә шәһәр урамнары буйлап, Кыш бабай белән Кар кызы үтте. Кешеләр гаҗәпләнеп карадылар, балалар куанды, әти-әни бәйрәм рухы алып килгән өчен Кыш бабай белән Кар кызына рәхмәтен әйтте. Әлеге чараны 7нче ТОС оештырды, Кыш бабай белән Кар кызының 7нче ТОСка караган микрорайонда бүләк өләшеп йөрүе иде....
-
Балтач егете Пенсильваниядә "TATAR" дигән автомобиль номеры алган (ФОТО)
Белүебезчә, Америка кушма штатларында цифр һәм хәрефләрдән торган гына түгел, ә тулы бер сүзне тәшкиль иткән автомобиль номерларын теркәп була. Пенсильвания штатының зурлыгы буенча икенче урында торган Питтсбург шәһәрендә яшәүче һәм шунда укучы Балтач егете үзенең автомобиленә "TATAR" дигән номер теркәгән. Фотодан күренгәнчә, Ленар Мөхәммәдиев моңа бик шат. http://matbugat.ru/news/?id=13423
-
Яңа елны кайда каршылыйсыз
Яңа елны өеңдә якыннарың белән каршылаудан да яхшысы юк. Бүген Россия халкының 43 проценты шулай дип саный, шуңа бәйрәм ялларын да өйдә генә уздырырга планлаштыра. "Ромир" үзәге белгечләре белдерүенчә, узган ел ил халкының 47 проценты Яңа елны өйдә каршыларга җыенган булган. Аның каравы бер ел эчендә 31 декабрь көнне дусларына,...
-
Журналист Эльвира Фатыйхованың машинасына атканнар (ФОТО)
Гадәттән тыш хәл! Соңгы вакыт "Сираҗи сүзе" газетасында баш мөхәррир урынбасары булып эшләүче Эльвира Фатыйхованың бүген машинасына атканнар. "Эштән чыктым, 500 метр чамасы бардым да туктадым. Шунда аттылар да. Эштән чыкканны көтеп торганнардыр инде. Миңа эләкмәде, машинаның арткы тәрәзәсе генә ватылды", - ди Эльвира. Фейсбуктагы битенә ул менә шушы фотоны...
-
Лениногорскида салкынайта
Сишәмбе, чәршәмбе һава температурасы көндез -2, -4, төнлә -6, -7 тирәсе булачак. Шуннан соңгы көннәрдә салкынайту дәвам итеп, шимбә көндез -14, төнлә -20 булачак, дип фаразлый синоптиклар.