Undefined тег белән яңалыклар
-
Әлмәтлеләрнең алты миллионын урлаганнар
Әлмәттә банкта эшләүче бер бухгалтер 5 ел буена вкладчыларның акчаларын үзләштергән. Килгән зыян барлыгы 6 миллион сумнан артып китә. Хәзерге вакытта тикшерү бара. Аның гаебе дәлилләнгән очракта, ханымга 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү һәм 1 миллион сум күләмендә штраф яный, дип хәбәр итә "Әлмәт таннары" сайты.
-
Лениногорскида бер кызга һөҗүм иткәннәр
Бу хәл Гагарин урамында - политехник колледж янында була. 15.00 сәгать тирәсендә 17 яшьлек бер кыз урамнан үтеп барганда, аңа көтмәгәндә агач астында аунап яткан исерек ир ташлана. Йодрыгы белән башына суга, кыз җиргә аугач, ир аның өстенә менеп кыйный башлый. Кызга ярдәмгә үтеп баручылар килә. Хәзерге вакытта һөҗүм иткән...
-
Урдалыда җил көчле булган
Шимбә көнге көчле җил Урдалы һәм Карагай авылы халкын утсыз калдырган. Җил-давыл авылдагы ферма түбәсен кузгаткан, аның нәтиҗәсендә электр челтәрләренә зыян килгән, шулай итеп, авыл халкы төш вакытында утсыз калган. Район электр челтәрләре давыл салган зыянны бетергәч, кичке алтыда ут биргәннәр.
-
Лениногорскилылар, бүген эшкә җәяү килегез
22 сентябрьдә Лениногорск "Автомобильсез көн" акциясендә катнаша. Эшкә җәяү, яисә велосипедка утырып килегез. Шулай итеп бергәләп, табигатьне саклауга үз өлешебезне кертербез.
-
Лениногорск базарында менә ни кыландылар
Гүзәлия Нигматзянова фотолары
-
Баулыдан ерак түгел урында оча торган объект мәтәлеп төшкән (фото)
Әлеге хәлдән соң шул урынны хәрбиләр чолгап алган. Гадәттән тыш хәл җомгага каршы төндә Оренбург өлкәсе Шарлык районында булган - билгесез оча торган объект җиргә егылып төшкән, дип яза "Слава труду". Җирле кешеләр әйтүенчә, алар күктә очып баручы ут йомгагы гына күргәннәр, кайбер йортларының тәрәзә пыялалары селкенгән. Мондый "көтелмәгән кунак"ны...
-
Баланың нәрсә ашаганын мәктәп сайтыннан белеп буламы?
Мамадышлылар балаларының иртәнге ашка һәм төшкә нәрсә ашавын мәктәпләре сайтыннан белә ала, дип яза республика Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты. Менюны һәр белем бирү йорты һәркөнне куеп барачак Бездә әлегә бу юк, шундый тәртип кертелсә начар булмас иде.
-
Лениногорскида корбанны кайда чалырга була?
Быел Корбан гаете 24 сентябрьгә туры килә. Гает намазыннан соң корбан чалына. Корбан чалулар бәйрәм намазыннан соң махсус урыннарда башкарыла, 3 көн дәвам итәчәк. Лениногорскида корбан чалу өчен махсус бүленеп бирелгән урынны гыйбадәт башкару өчен әзерлиләр. Район имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт: "Корбан чалырга теләүчеләр үзәк мәчеткә мөрәҗәгать итә алалар, без аларга...
-
Лениногорскилы “Халык контроле” порталына бер көндә 35 шикаять җибәргән
Александр дип атый ул үзен. Шәһәрдәге барлык җитешсезлекләрне карап чыккан да, 2 сентябрьдә 35 хәбәрне тезеп куйган. Бер генә вак-төякне дә күздән ычкындырмаган. Мәсәлән, Степная урамы, 19нчы йортның артында зур чокырлар барлыкка килгән, юлны ремонтларга кирәк, дигән. Тик башкарма комитет җавабыннан күренгәнчә, бу тирәне ремонтлау киләсе елга гына планлаштырыла икән....
-
Илсөя Бәдретдиновадан тормыш кыйпылчыклары
Минем әби - Зәйнәп карчык, гаҗәеп гадел, усал карчык иде. Үлгәненә 18 ел инде. Авылда әле булса әбинең сүзләрен кушып сөйләшәләр. Ул 25 яшендә ике бала белән тол калган. Ачы сугыш еллары... бабайны үтергәннәр, әбинең кулында урын өстендә яткан каенана калган. Әби, мәрхүмәкәем, эш эзләп, өчесен дә алып, бүтән авылга...
-
Шөгер авыл җирлегенә яңа башлык сайланды
Бу көннәрдә авыл җирлекләрендә җыелыш җыеп башлыклар сайлыйлар. Шактый җирлекләрдә шул ук башлыклар калган. Ә менә Шөгер авылы җирлегендә яңа башлык. Ул - Радик Нәҗип улы Гафиятуллин. Моңа хәтле әлеге вазифаны башкарган Надежда Павловна Вакулюк үз теләге белән киткән иде.
-
Бер хатын өендә бәбиләгән
Бу вакытта аның янәшәсендә ире була. Тулгаклары тиз барганын хатын соң абайлап ала.Бу вакытта баланың башы инде күренгән була. Ир кеше тиз арада ашыгыч ярдәм машинасын чакырта. Табиблар баланың кендеген кисеп, аларны бала табу йортына алып китә. Хәзер бу бала белән ананың хәле яхшы икән. Чаллыда булган бу вакыйганы күпләр...
-
Бүген Лениногорскида 20 градус җылы булачак
Атна ахырынача шундыйрак һава торышы саклана. 19 сентябрьдә җылылык хәтта 23 градуска җитәчәк. Шимбә-якшәмбе 19-21 градус җылы күрсәтә.
-
Ирле-хатынлы суга сикергән
Казанда Киров дамбасында 1955 нче елгы ир-ат һәм 1966 нчы елгы хатын-кыз күпердән суга сикерәләр һәм аннан соң ярдәм сорап кычкыра башлыйлар. МЧС хезмәткәрләре аларны коткара һәм ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренә тапшыра. Әлеге пар алкоголь кулланганнан соң, кызып китеп, суга сикерергә ниятләгән булса кирәк.
-
Казанда 83 яшьлек әби автобустан егылып төшкән
Казанда маршрут автобусыннан егылып төшеп, 83 яшьлек әби кеше башын имгәткән. ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, һәлакәт кичә төш вакытында булган. "НефАЗ" белән идарә итүче 24 яшьлек йөртүче Рәхимов урамы буйлап (Ютазы урамы ягыннан Васильченко урамына таба) ишеген япмыйча кузгала башлый. Шуның аркасында әби-карчык егылып төшә.