Undefined тег белән яңалыклар
-
Ялларда 14 градуска кадәр суыта
Иртәгә, 14 ноябрьдә, Татарстан Республикасында болытлы һава булуы көтелә. Күпчелек районнарда бераз кар явуы ихтимал. Җил төньяк-көнчыгыштан исә, уртача тизлектә, юлларда - бозлавык, дип хәбәр итә Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.Лениногорскида 7 градуска кәдәр салкын булачак. Якшәмбе, 15 ноябрьдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Урыны белән бераз кар яварга...
-
Тикшерүчеләр Airbus A321 самолетында бомба булган дип фаразлый
Airbus A321 россия самолетының һәлакәткә очрау сәбәбен тикшерүчеләр лайнерда таймерлы бомба булуын ачыклаган. Әлегә моны раслаучы дәлилләр юк икән әле, дип хәбәр иткән Fox News телеканалы. Башка чыганаклар буенча, шартлаткыч җайланма ягулык системасы янәшәсенә куелган булган, дип фаразлый. Әлеге һәлакәтнең сәбәпләрен ачыклау белән халыкара тикшерү төркеме шөгыльләнә. Аларның берсе "кара...
-
Илфак Шиһапов Балтачта нишләп йөргән
Бу юлы Балтач районындагы тагын берничә авылны әйләнергә булдык. Кара син аны, әле мин булмаган авыллар да бар икән бит бу районда! Курамьял авылына Чепья аша барасы. Татар авылы бу. Аңа терәлеп үк Улисьял атлы авыл урнашкан - монысында марилар яши. Ял - марича авыл дигән сүз. Янәшәдә үк Дорга,...
-
Зәй-Каратайда күршеләр концерт куйды
Концерт белән Габдрахманлылар килгән, аны Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышлаганнар. Безнекеләр әлмәтлеләрнең чыгышын бик ошатып, чын күңелдән рәхмәт белдереп, тагын килегез дип озатып калган.
-
Балык пирогы пешерәбез
Кирәк: 1 стакан кефир 1 күкәй 1 стакан он ярты чәй кашыгы сода бер банка балык консервасы ( майлы сайра яхшы була) 2 пешкән күкәй зелень сыр Әзерләү: 1. Күкәйне пешереп суытабыз. Консерваны ачып, чәнечке белән изәбез, күкәйне һәм зеленьны вак кына турап барысын бергә бутыйбыз - эчлек әзер. 2.Бер...
-
Эшче биеклектән егылып төшеп үлгән
«Алабуга» махсус икътисади зонасында 5 ноябрьнең иртәсендә 38 яшьлек эшче үлгән. Моның белән бәйле рәвештә Россиянең Татарстан буенча Тикшерү комитеты эш башлаган. Беренчел мәгълъматлар буенча, эшче төзү-монтаж эшләре башкарганда 42 метрлы биеклектән егылган. Ул 8 метр түбәнрәк урнашкан түбәгә килеп төшкән һәм шунда ук урында вафат булган, дип хәбәр итә...
-
Лениногорскида һава торышы
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 6-7 ноябрь көннәренә болытлы һава торышы вәгъдә итә. Республиканың күпчелек районнарында юеш кар һәм кар явачак. Урыны белән буран чыгу ихтималы да бар. Бәйрәм көннәрендә җилнең көчәюе мөмкин. Әйтик, 6 ноябрьдә төньяк-көнбатыштан искән җилнең көчәйгән вакытта тизлеге секундына 17-22, ә 7 ноябрьдә төнге...
-
Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән!
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне чын йөрәктән дәүләт бәйрәме - Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм! Хокукый системаның нигезе һәм чыганагы булган Төп Законны кабул итү - Татарстан дәүләтчелегенең яңа тарихында зур вакыйга, демократик, хокукый һәм иҗтимагый дәүләт төзелешендә мөһим адым....
-
1 ноябрьдә Россиядә матәм көне игълан ителде
Бүген иртә белән Мисырдан Россия туристларын алып кайтучы самолет һәлакәткә очрады. "Когалымавиа" авиакомпаниясенең Airbus A-321 самолеты Шарм-эш-Шейхтан очып киткәч, Синай ярымутравы өстендә радар экраннарыннан югала. Аннары самолет төшкән урын да табыла, ул ике өлешкә ярылган. Хәзер Мисыр коткаручылары самолет калдыкларыннан җәсәдләрне чыгара. Авиалайнерның очышны язып бару җайланмалары ("черные ящики") инде...
-
Лениногорскилыларга 8 тылсымлы боерык
1. Мин бүген көнемне яхшы, сөенечле эшләрдә уздырачакмын. 2. Бүген мин берәр эш эшләгәндә авырлык хис итсәм дә, аны беркемгә дә сиздермәячәкмен. Хәтта ул эшнең авырлыгын татысам да. 3. Мин дөньяны яхшы якка үзгәртә алмасам да, аңа барыбер үземнең өлешемне кертәчәкмен. 4. Бүген мин яхшы китап укырга ун минут булса...
-
База мәктәпләре укытучыларына диагностик тестлаштыру уздырылачак
5 ноябрьдә Татарстанның база мәктәпләре укытучылары өчен диагностик тестлаштыру уздырыла, дип хәбәр итә министрлык сайты. Аның нәтиҗәләре укытучыларны яңадан әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрү буенча эшне оештырырга ярдәм итәчәк. Диагностик тестлаштыру рус, татар, чит ил телләре, тарих, җәмгыять белеме, математика, информатика, физика, химия, география, биология укытучылары, шул исәптән педагогик эшчәнлек...
-
Илсөя Бәдретдинова "Ник аларны алмый Ходай? Әллә җирәнә микән?"
Быел безнең гаиләбезгә август аенда бик зур кайгы килде. Озак вакыт язарга кулым да бармады, дөресен генә әйткәндә. Ике туган апамның бер көнне ике баласының гомере өзелде. Бәлки ишеткән дә булгансыздыр, бу хакта телевидениедән дә сөйләделәр, газеталар да язды: Әлмәт юлында тормозы ватылган зур йөк машинасы апаларның җиңел машинасына килеп...
-
Хөрмәтле лениногорскилылар, "Заман сулышы"на арзанракка язылып була
15-25 октябрьдә шәһәр һәм райондагы барлык почта бүлекчәләрендә "Бөтенроссия матбугатка язылу декадасы" уза. Әлеге вакыт аралыгында "Заман сулышы"на да арзанракка - 467 сум 88 тиенгә язылып куярга киңәш итәбез. Ташламасыз бәясе - 507 сум.
-
Лениногорск районында берәү янып үлгән
Янган шәхси йортта хуҗаның - 1962 елгы ирнең мәете табыла. Янгын кичә төнге ун тулып килгәндә Лениногорск районының Кузай авылында чыга. Фаразларга караганда, ут тәмәке тартканда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү аркасында килеп чыккан. Бу хакта ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Бу акчага яшәп кара
Бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары 12 нче утырышта беренче укылышта һәм тулаем "2016 елга пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен ТРда пенсионерның яшәү минимумы күләмен раслау турында"гы закон проектын бер тавыштан кабул итте. Аерым алганда, киләсе елга Татарстанда пенсионерның яшәү минимумы күләме 7526 сум итеп билгеләнә. ТР икътисад министры...