Undefined тег белән яңалыклар
-
Сак булыгыз! Лениногорскида берәү "дуңгыз гриппы"н эләктергән
Әлеге авыру белән шәһәребездә яшәүче 1978 елгы хатын-кыз авырган. Аның "дуңгыз гриппы" белән авыруы лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә расланган. Хәзер хәле тотрыкланды, ди табиблар.
-
Машинаны газ ягулыгына күчергән өчен субсидия бирәчәкләр
Татарстанда 1 марттан машинасын газ ягулыгына күчергән кешеләр әлеге хезмәт өчен түләүнең 30 процентын кире кайтара алачак. Татарстан хакимияте быел машинасын газ ягулыгына күчергән юридик, физик затларга, оешмаларга әлеге хезмәтне компенсацияләү турында тәкъдим кабул итте. Татарстан министрлар кабинеты карары белән 1 марттан машинаны газ ягулыгына күчерү өлкәсендә субсидия бирелә башлаячак....
-
Минзәлә районында машина боз астына киткән
Әлеге хәл кичә, 27 февральдә, Минзәлә районы Гөлек авылы янында булган. Боз астына "Рено Дастер" машинасы китү турында хәбәр керә. Коткаручылар килгәндә зыян күрүче 4 кеше утрауда була. Аларның хәле канәгатьләнерлек, дип бәяләнә. Туңу һәм өшү билгеләре ачыкланмый. Шуңа да алар хастаханәгә барудан баш тарта. Гадәттән тыш хәл урынында алар...
-
Сак булыгыз! Һава торышында үзгәрешләр бар
Иртәгә, 28 февраль көнне Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак, кар һәм юеш кар явуы көтелә. Кайбер районнарда исә буран булуы ихтимал, җил көньяк-көнбатыштан. Төнлә һава температурасы 0-5 градус салкын булса, көндез -2-+2 тирәсе булыр дип көтелә. Юлларда бозлавык, сак йөрегез!
-
2020 елга кадәр ике сменада укуны бетерү максаты тора, диде министр
Татарстанның башлангыч һәм өлкән классларында ике сменада белем бирү 2020 елга кадәр бетереләчәк, 2020 елдан соң исә төп мәктәпләрдә дә әлеге режим буенча уку туктатылачак. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский уздырган "Көн темасы" ("Тема дня") программасында ТР Премьер-министр урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры...
-
Әлмәтлегә салкын су өчен 12 меңгә якын акчасын кире кайтарганнар
Белоглазов урамында яшәүче берәү Әлмәт зональ торак инспекциясенә гариза белән мөрәҗәгать итә. Ул үз йортларына хезмәт күрсәтә торган идарәче компаниянең салкын су өчен түләүне дөрес исәпләмәвеннән зарлана. Тикшерү нәтиҗәсендә гариза язучыга 2015 елның октябрь аенда салкын су өчен түләүне норматив буенча исәпләүләре һәм йортның бөтен нормативтан тыш ОДНын кушулары ачыклана....
-
Лениногорскида наркотиклар сатуда шикле абыйлы-энелеләр тотылган
Лениногорскида зур күләмдә наркотиклар сатуда шикле 35 һәм 39 яшьлек абыйлы-энеле ике туганга карата җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Наркотиклар әйләнешен контрольда тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе матбугат төркеме. Туганнарның өлкәне элек тә зур күләмдә наркотик матдәләр саклаган өчен җинаять эшенә тартылган булган. Моннан тыш, аның 5...
-
Чаллыда көчеккә җенесен үзгәртү буенча операция ясалган
Лакки (Бәхетле) исемле көчекне 2015 елның октябрендә Алабугада табып алалар. Әнисе һәм башка көчекләр иясез хайваннарны тотучы хезмәткәрләр кулына эләгә, Лаккины (шул хөрмәткә Бәхетле исемен ала да инде) исә хайваннарны саклаучылар коткарып кала. Көчекнең исә башкалардан аерып тора торган башка физиологик билгеләре дә була. Ни гаҗәп, ана этнең ата җенес...
-
Ленино авылы янындагы күпер рәткә китерелгән
Кичә, 25 февральдә, Казан-Оренбург юлының 173 нче чакрымында - Ленино авылындагы Шушма елгасы аша салынган күпернең ябылуы турында хәбәр иткән идек. Биредә күпернең яр буе нигез ныгытмасы җимерелә башлаган иде. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итүенчә, әлеге күпер төзекләндерелгән. Шушма елгасы аша күпердән хәрәкәт яңадан рөхсәт ителде, дип...
-
Илфак Шиһаповтан «Авыл хатынының бер көне...» – 2
«Авыл хатынының бер көне...» дигән язмамны хәтерлисезме икән? Шул кабат кулыма килеп эләккәч, мәрхүмә әбием Сылуны, аның бер көнен искә төшердем. Җитмешенче еллардагы авыл хатынының бер көнен бергә күзаллыйк әле. Сугышта ирен югалтып, балаларын ялгызы тәрбияләп үстергән, алты‑җиде ел урын өстендә яткан каенанасын караган әбигә безне - кече малаеның балаларын...
-
Казанда бала урларга җыену турындагы хәбәр дөреслеккә туры килми
"Минем улымны билгесез кешеләр машинага көчләп утыртырга теләде. Ул мине тукталышта көтеп тора иде. Мин вакытында килеп өлгердем..." Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә Казанның Жилплощадка микрорайонында көпә-көндез бер баланы урларга җыенулары турындагы шундый эчтәлектәге хәбәр таратылды. Имеш, кавказ милләтеннән булган хатын-кыз әлеге малайны машинага утыртып алып китәргә теләгән. Әнисе килеп чыккач,...
-
Алабуга районында 5 юл-транспорт һәлакәтендә 12 машина бәрелешкән
Алабуга районында 5 юл-транспорт һәлакәтендә 12 машина бәрелешкән.Хәзерге вакытта һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана. Көчле буран һәм юлларда күз күременең начар булуы авариянең төп сәбәпчесе булырга мөмкин. Чыганак:http://intertat.ru/tt
-
Хөрмәтле лениногорскилылар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, армия сафында хезмәт итүчеләр!
Сезне батырлык һәм хәрби дан бәйрәме- Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм. Бу бәйрәм элек-электән Ватанны саклаучыларның батырлыгы, илебез билгесе булып тора. Бу көнне аеруча да Бөек сугыш ветераннарына, хәзерге вакытта намус белән хезмәт итүче, чыдамлык һәм ныклык күрсәтүче ир-егетләребезгә рәхмәт сүзләремне җиткерәм Лениногорскилылар илебезнең иминлеген һәм тынычлыгын, аның хәвефсезлеген тәэмин...
-
Аутист кызның кыйналуы турындагы хәбәрне прокуратура тикшерде
Яшел Үзән шәһәре прокуратурасы шәһәрдәге бер балалар бакчасында аутист кызның кыйналуы турындагы хәбәр уңаеннан тикшерү үткәрде. Тикшерү эше Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков йөкләмәсе буенча башкарылды. Казан хокук яклау үзәге мәгълүматлары буенча, Яшел Үзәндәге бер балалар бакчасында 7 яшьлек аутист-кызның алгы тешен бәреп төшергәннәр, колагына зыян китергәннәр. Әни кеше медицина оешмасына...
-
Улын үтермәкче булган
Ютазы районы прокуратурасы 28 яшьлек А.га карата кузгатылган җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Тикшерү версиясенә караганда, былтыр 14 ноябрьдә Урыссу бистәсендә исерек А. әнисен үтермәкче була. Бу ният белән ул аның фатирында газны ачык калдыра. Газ хезмәткәрләренең оператив гамәлләре ярдәмендә генә шартлауга юл куелмый. Шул ук көнне ир-егет Гоголь...