Undefined тег белән яңалыклар
-
Лениногорскиның "Айсылу" балалар театры югары бәя алды (фотолар)
1 мартта Яр Чаллы шәһәрендә үткән "Сәхнә көзгесе" дип исемләнгән халыкара театрлар бәйгесендә Лениногорскиның "АЙСЫЛУ" балалар театрының кече төркеме 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Ә 10 нчы март көнне Казан шәһәрендә шагыйрә Клара Булатова иҗатына багышланган "Дулкыннар" бәйгесенең республика турында катнашып урта төркемдә 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр....
-
Явым-төшемнәр әйләнеп кайта (Ялларга ҺАВА ТОРЫШЫ)
12 мартта, Татарстанда аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз кар, көндез юеш кар явып узачак. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан күтәреләчәк. Җил төньяк-көнбатыштан талгын. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәр иткәнчә, төнлә һава температурасы 3-8, аязган вакытта 11 градуска кадәр салкын булачак. Көндез 3 градус җылыдан 1...
-
Түбән Чыршылы мәктәбендә "Татар кызы - 2016" бәйгесе үтте (фотолар)
Мәктәбебездә "Татар кызы" бәйгесе булып узды, Һәр сыйныфтан булдыклы, тырыш кызлар көч сынаштылар, дип хәбәр иттеләр Түбән Чыршылы мәктәбеннән. Беренче сыйныфтан алып сигезенче сыйныфка кадәр укучы 12 кыз үзенең сәләтен төрле яклап күрсәтә алды. Купшы татар киеменнән сәхнәгә чыккан кызларыбызга сокланмыйча мөмкин түгел иде. Алар үз көчләрен бию, җыр, нәфис...
-
Белеп торыгыз, Лениногорскида язгы ярминкә булачак
Ул 12 мартта Үзәк мәйданда иртәнге сәгать 8 дә башлана. Анда авыл хуҗалыгы продукциясен җирле җитештерүчеләр, шәхси хуҗалыклар сатачак. Бәйрәм концерты да була.
-
Табибны атып үтерүдә гаепләнүче Мисбах картны бакчасына чыгармадылар
Бүген судта Мисбах картның адвокаты аны сак астыннан чыгаруларын сорап мөрәҗәгать итте. Адвокат, Мисбах Сәхәбетдиновның олы яшьтә булуын, Чистай тикшерү изоляторындагы шартларны авыр кабул итүен җиткергән. Мисбах карт үзе дә яз җитү белән бакча эшләренә керешергә кирәклеге турында борчыла икән. Суд әлеге үтенечне кире кагып, Мисбах картны тагын 4 айга...
-
Егет Россия һәм Татарстан флагларын урлаган
Бу хәл Буа районында була. Кышкы төндә 25 яшьлек егет Зур Фролово мәктәбе алдына куйган Россия һәм Татарстан флагларын урлый. Ул судта бу гамәлен "патриотлык хисе ташу" белән аңлата. Әмма суд башкача карар чыгарды: ул дәүләт файдасына 6 мең сум штраф түләячәк, дип хәбәр итә Буа районының "Байрак" газеты.
-
Түбән Кама районында берәү сәер балык тоткан
Боз астыннан балык каптырырга яратучылар да, экологлар да аның нинди төргә караганын әйтеп бирә алмаган. Ир-ат әлеге сәер балыкны Түбән Кама районының Ильинское күлендә гап-гади суалчанга тоткан. Башта ул аны карабалык яки ротан дип уйлый, әмма җентекләбрәк карагач, ялгышканлыгын аңлый. Ир әлеге сәер балыктан уха пешерергә яисә кыздырып ашарга шикләнә....
-
Лениногорскилылар өчен бәйрәм концерты була
Ул 6 мартта Мәдәният сараенда булачак. Халыкара хатын-кызлар көненә багышлана һәм «Всегда прекрасна ты…» дип атала. 10.00 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез! Билетлар Мәдәният сарае кассасында
-
Лениногорскилы "Ел хатын-кызы" җиңүчеләре арасында
Казанда "Ел хатын-кызы" республика конкурсына нәтиҗә ясадылар, җиңүчеләр арасында лениногорскилы да бар. Ул - шәхси эшмәкәр -Лидия Рябинина, "Хатын-кыз-бизнес-леди" номинациясендә җиңеп, тантанада бүләкне аңа Татарстан профсоюзлары Федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова тапшырды. Чыганак: http://len-journal.ru
-
Лениногорск районында юл һәлакәте булган
Бүген кичке бишләр тирәсендә Шөгер-Бәкер юлында юл һәлакәте теркәлде, дип хәбәр итә МЧС сайты. Анда ике машина бәрелешкән, зыян күрүчеләр юк. Фото һәлакәт урыныннан
-
Лениногорскилылар - «Созвездие-Йолдызлык” фестивале җиңүчеләре (фотолар)
Ике көн буена шәһәребез Мәдәният сараенда «Созвездие-Йолдызлык - 2016» республика фестиваленең сайлап алу туры үтте. Анда алты районнан меңнән артык катнашучы чыгыш ясады. Җиңүчеләрне 2 мартта үткән гала-концертта бүләкләделәр. Беренче урын алучылар: Арутюн Акопян - Номинация «Вокал-соло» Азат Кашапов - Номинация «Конферанс» «Сервиназ» вокаль ансамбле - Номинация «Вокальные ансамбли» «Пируэт»ның...
-
Колшәрип тимер юлында коточкыч юл һәлакәте
Бүген иртән Әлмәт районы Колшәрип тимер юлын чыгу юлында берьюлы 30 машина бәрелешә. Фура зур тизлек белән килеп шлагбаумны җимерә һәм ВАЗ-2110 машинасына килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, тимер юлда көтеп торган ВАЗ-2107 машинасы юл чатына төшә, тагын утызга якын машинага зыян килә. "Унлы" шоферы шунда ук үлә. Авыр йөк машинасының тормозлары...
-
Тукай премиясен дәгъвалаучылар ИСЕМЛЕГЕ билгеле булды
2016 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясен дәгъва кылучылар исемлеге билгеле булды. Татарстан Президенты каршындагы Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе комиссиясе тарафыннан расланган исемлек: Равил Айдаров «Казанский деревянный дом XIX - начала XX веков в акварели и графике: издание второе дополненное» тарихи-архитектур монография, Борынгы Казан архитектурасын тасвирлаган, биналар, урамнар күренешләре,...
-
Мәскәүдә буран котыра, безгә дә килер микән?
Бер төн эчендә Мәскәүдә айлык норманың яртысы - 17 миллиметр күләмендә кар яуган. Мәскәүгә Урта диңгез циклоны кар бураны алып килде. Шуның аркасында юлларда көчле бозлавык хасил булды. Буран бүген дә дәвам итәчәк, ди синоптиклар. Көнне бераз җылыта һәм юеш кар, яңгыр явуы да көтелә. Бүген явым-төшем яңа рекорд куярга...
-
Шөгердә кышны озатырга җыеналар (бәйрәмнең программасы)
Бәйрәм 6 мартта Шөгер авыл җирлегендә - стадионда узачак. Сәгать 10 да башлана Программада -ярышлар; -үзешчән артистлар чыгышы; -чәй эчү.