Урлау тег белән яңалыклар
-
Лениногорск кибетен талаганнар
Шәһәребездәге бер кибеттән 17 меңлек кыйммәтле исерткеч эчемлекләр урлап чыкканнар. Хәзерге вакытта тикшерү эше бара.
-
Лениногорскида вак-төяк урлый башладылар
7 июльдә Лениногорск эчке эшләр бүлегенең дежур частена 39 хәбәр килеп ирешкән. Шуның берсе - Сходнево-Чертанлы авылыннан. Анда төзелеп килүче йорттан велосипед, розетка, кабызгычлар, изолента һәм саморезлар ише вак-төяк урлаганнар. Тикшерү бара.
-
Кибеттән акча урлаган
4 октябрьдә 1984 елгы егет Кирзаводская, 7 адресы буенча урнашкан сәүдә ноктасыннан 61 мең сум акча урлый. 7 октябрьдә ул полициягә килеп, үз гаебен таный һәм акча урлавы турында гариза яза. Аңа карата РФ Җинаять кодексының 158 нче маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
-
Караусыз калдырсаң – “колак кагачаксың”
Велосипед, коляскалар урлау, подвал басу очраклары көн дә булып тормаса да, очраштыра. 2012 елның җиде аенда эчке эшләр бүлегендә бер велосипед урлау очрагы теркәлгән. Ул Сугышлы авылындагы озак вакыт беркем дә яшәмәгән йорттан урлана, әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Шул чорда ике тапкыр - Шашин урамы, 41"А" һәм Садриев...
-
Көпә-көндез урлыйлар
Узган атнада билгесез затлар тарафыннан машина урлап китүнең ике очрагы теркәлгән. 22 августта 16.00 сәгатьтә Краснокамская урамы, 3 нче йорт ишегалдыннан "ВАЗ-21108" автомобиле юкка чыкса, 23ендә 17.00 сәгатьтә торган җиреннән "УАЗ-452" автомобиле "аяклана". Хокук сакчылары оператив рәвештә машина каракларын тоткарлаган. Аларга карата җинаять эше кузгатылган.
-
Полиция көндәлеге
(9-15 июнь) Әлеге аралыкта шәһәр һәм районда 2 җинаять теркәлгән. Шикләнелүчеләр бар 10 июньнән 11нә каршы төндә Ленин проспекты, 2 нче йорттагы бер фатирдан "Toshiba" телевизоры һәм 6 мең сум акча урлана. Гомуми зыян - 19 мең. Әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара, шикләнелүчеләр бар. Шәһәрдән чыгып киткән 9-13 июнь...