Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Караусыз калдырсаң – “колак кагачаксың”

Велосипед, коляскалар урлау, подвал басу очраклары көн дә булып тормаса да, очраштыра. 2012 елның җиде аенда эчке эшләр бүлегендә бер велосипед урлау очрагы теркәлгән. Ул Сугышлы авылындагы озак вакыт беркем дә яшәмәгән йорттан урлана, әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Шул чорда ике тапкыр - Шашин урамы, 41"А" һәм Садриев...

Велосипед, коляскалар урлау, подвал басу очраклары көн дә булып тормаса да, очраштыра.
2012 елның җиде аенда эчке эшләр бүлегендә бер велосипед урлау очрагы теркәлгән. Ул Сугышлы авылындагы озак вакыт беркем дә яшәмәгән йорттан урлана, әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.
Шул чорда ике тапкыр - Шашин урамы, 41"А" һәм Садриев урамы, 9"А" йортлары подвал мәйданчыкларына ачкыч яратып үтеп керү очраклары теркәлгән. Икесендә дә, ремонт эшләре бару сәбәпле, подвалга керү ишеге ачык була.
Коляска һәм велосипед урлау буенча биш очракта җинаять эше кузгатмау турында карар кабул ителде.
Хөрмәтле лениногорскилылар! Мөлкәтегезнең саклыгы, иң беренче чиратта, үзегездән тора.
Әлеге төр җинаятьләрне булдырмау өчен эчке эшләр бүлегенең тәкъдимнәре түбәннән гыйбарәт:
- йортлардагы подвал мәйданчыкларына керү ишекләрен ныгытырга;
- баскыч мәйданчыкларында коляскаларны караучысыз калдырмаска;
- ата-аналарга балаларына урамда, кибет янында, ишегалдында велосипедларын караусыз калдырмаска кирәклеген, ә инде андый очрак булганда тиз арада "02" телефонына шалтыратырга кирәклеген аңлатырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урлау

2
X