Волейбол тег белән яңалыклар
-
Лениногорск районы Кирлегәч мәктәбе укучылары – икенче
Республиканың төрле районнары мәктәпләре арасында волейбол буенча зона ярышлары үтте. Безнекеләр өчен уен Әлмәттә оештырылган иде. Кирлегәч мәктәбе командасы көндәшләреннән көчлерәк булуы белән аерылып торды һәм икенче урынга чыкты.
-
Кем остарак уйный
Шөгердә район яшьләре арасында волейбол уены үтте. Аның оештыручылары - Татарстан Аграр яшьләр берләшмәсенең Лениногорск бүлекчәсе белән Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе иде. Узган елдагыча, уенның төп призы - күчмә кубок булды. Рәттән өч тапкыр үткән уенда җиңеп, бу юлы да Иске Иштирәк яшьләре командасы күчмә кубокны үзендә калдырды....
-
“Лениногорскнефть” идарәсе хезмәткәрләре волейбол ярышында катнашты
«Лениногорскнефть» идарәсе хезмәткәрләренең волейбол буенча финал ярышы «Нептун» ял базасында үтте. Ике сәгать барган әлеге турнирда барлыгы дүрт команда катнашты. Уенга команда бирелгәннән соң, мәйданга хатын-кызлар чыкты. Җиңүче исеме һәм кубок өчен идарә итү аппараты һәм нефтьне комплекслы әзерләү һәм кудыру цехының җыелма командасы ярышты. Уен беренче минутында ук идарә...
-
Ял урынына – ярыш
"Лениногорскгаз" идарәсе хезмәткәрләре Яңа елны актив рәвештә спорт белән шөгыльләнеп башлап җибәрде. Беренче уен - бильярд һәм волейбол буенча ачык беренчелек иде. Гадәттәгечә, спорт сөюче газчыларны идарә начальнигы Әнәс Вәлиев сәламләде. Барысына да уңышлар һәм җиңел уен теләп, җиңү өчен барлык көчне куеп уйнарга чакырды. Бу көнне сигез команда катнашында...
-
Яхшы кәеф һәм сәламәтлек өчен
Үткән атнада "Лениногорскнефть" идарәсе хезмәткәрләре «Нептун» ял базасының зур, якты һәм җылы спорт залына җыелды. Биредә волейбол буенча идарә беренчелеге ярышлары үтте. Уен әйләнмә система буенча барлыгы алты команда арасында барды. Хатын-кызлардан өч команда уйнады: идарә итү аппараты командасы, идарә цехларының җыелма командасы (аның составында - ЖКЦ белән ПРС) һәм...
-
Безнекеләр җиңде
"Лениногорскгаз" идарәсендә, "Газпром трансгаз Казань" җәмгыятенең XI җәйге спартакиадасы кысаларында, волейбол ярышлары узды. Хуҗалар белән берлектә, анда Бөгелмә, Әлмәт, Нурлат газчылары һәм "Әлмәт магистраль газүткәргечләр производство идарәсе" спортчылары катнашты. Барысын да артта калдырып, Лениногорск газчылары беренче урынны яулады. Икенчедә - Бөгелмә, өченчедә - "Әлмәт магистраль газүткәргечләр производство идарәсе" командасы. Нурлат...
-
Беренчелек тәмам
"Лениногорскгаз" идарәсендә волейбол уеннары буенча идарә беренчелеге үтте. Уеннарда 7 команда катнашты. Җир асты газүткәргечләр идарәсе - беренче, идарә итү аппараты - икенче, хәвефсезлек хезмәте командасы өченче урыннарны яулады.