Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Ял урынына – ярыш

"Лениногорскгаз" идарәсе хезмәткәрләре Яңа елны актив рәвештә спорт белән шөгыльләнеп башлап җибәрде. Беренче уен - бильярд һәм волейбол буенча ачык беренчелек иде. Гадәттәгечә, спорт сөюче газчыларны идарә начальнигы Әнәс Вәлиев сәламләде. Барысына да уңышлар һәм җиңел уен теләп, җиңү өчен барлык көчне куеп уйнарга чакырды. Бу көнне сигез команда катнашында...

"Лениногорскгаз" идарәсе хезмәткәрләре Яңа елны актив рәвештә спорт белән шөгыльләнеп башлап җибәрде. Беренче уен - бильярд һәм волейбол буенча ачык беренчелек иде.


Гадәттәгечә, спорт сөюче газчыларны идарә начальнигы Әнәс Вәлиев сәламләде. Барысына да уңышлар һәм җиңел уен теләп, җиңү өчен барлык көчне куеп уйнарга чакырды.
Бу көнне сигез команда катнашында дүрт уен үтте. Уен мәйданына, иң беренчеләрдән булып, идарә итү аппараты (АУП) белән йорт эче газ җиһазларына хезмәт күрсәтү службасы (СВДГО) спортчылары чыкты. Ярышларның баш секретаре вазифасын идарәнең элекке иң актив спортчысы, "Газпром"ның мактаулы мастеры - Надежда Дегтева башкарды.
Уенның беренче минутларында ук йорт эче газ җиһазларына хезмәт күрсәтү службасына бәхет елмайды. Көндәшләре белән барган кискен уен аларга берьюлы биш очко китерде. Әмма идарә итү аппараты командасы да йоклый торганнардан түгел иде. Кызып китеп, көндәшләре кырына өч туп төшерде алар. Уен бик кискен барды. Башында ук СВДГО командасы үз "копилкасына" 9 очко җыйды. Уенның 16 нчы минутында исәп 12:9 иде. СВДГО алда барды. Әмма финалга якынлашканда, көндәшләре - АУП командасы, исәпне бик тиз тигезләде. Һәм 17 нче минутта исәп төп-төгәл 12:12 булды. Ләкин аннан соң СВДГО волейболчылары тагын алга чыкты һәм исәпне 13:12 ясап куйды. Тик бу гына аларга җиңү китерми. Күрәсең, АУП командасы спортчыларының запаста уенны үзгәртерлек берничә тактик алымнары булган. Алар активлык күрсәтеп, көндәшләрен узды һәм 19 нчы минутта ук исәп АУП файдасына, 17гә 14 булды.
Спорт буенча методист Лилия Архипованың идарәдә эшләвенә икенче дистә ел китте. Ул командаларның көчлелегенә басым ясап, тәҗрибәле волейболчы булулары турында әйтте.
- Спортның әлеге төре сәламәтлек өчен файдалы. Шәхсән үзем IV сыйныфтан бирле шөгыльләнәм һәм идарәдә үткән бер генә турнир-ярыштан да калмаска тырышам. Волейбол гына түгел, спортның башка төрләре дә кешедә җитезлек, тизлек реакциясе, чыдамлылык кебек файдалы сыйфатлар тәрбияли, ә алар, үз чиратында, безнең идарә спортчыларының һәрберсенә хас һәм командалар җиңүенә этәргеч бирә, - диде Лилия командаларга уен барышында бирелгән ялда.
Ялдан соң уен дәвам итте. Һәм АУП командасы, барлык көчен һәм җиңүгә омтылышын туплап, беренче партиядә көндәшен 25:18 исәбе белән җиңде. Икенче партия шулай ук АУП командасына җиңү китерде. 25:23 исәбе белән идарә итү аппараты җиңүгә иреште.
Алардан соң уен мәйданына гараж белән лаборатория хезмәтенең җыелма командасы һәм җир асты газүткәргечләре хезмәте чыкты. Алар арасындагы уен 2:0 исәбе белән тәмамланып, җыелма командага җиңү китерде. Өченче уенда милек саклау бүлеге хезмәте (СОЗИ) белән ремонт-механика мастерское (РММ) командалары уйнады. Монда 0:2 исәбе белән РММ җиңде. Дүртенче уен промышленность предприятиеләре хезмәте (СПП) белән җир асты металл саклау хезмәтенең (СПМЗ) җыелма командасы һәм авария-диспетчерлык хезмәте (АДС) арасында үтеп, АДСка җиңү китерде. Уен 0:2 исәбе белән тәмамланды.
Бильярд һәм волейбол беренчелеге әйләнмә система буенча дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Волейбол

2
X