Ярмарка тег белән яңалыклар
-
Казанда Skills Bazaar ярминкәсе ачылды
Осталар ярминкәсе ачылышында Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашты.
-
11 нче гимназиядә “Көзге матурлык» ярминкәсе үтте (ФОТОЛАР)
Табигатьнең кайсы гына ел фасылын алсаң да искиткеч гүзәллеккә тап буласың. Шулай шул. Урамда кар явамы, яңгырмы - безнең гимназия балалары өчен барыбер. Нигә шулай икәнен безгә килеп күргән кеше бик тиз төшенде. Ни өчен дисезме? Чөнки мәктәбебездә "Көзге матурлык " ярминкәсе үтте. Башлангыч классларның һәрберсе тырышып-тырышып табигый материаллардан бик...
-
Лениногорскида ярминкә була
3 октябрьдә - шимбә көнне Үзәк мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе булачак. Үзебездә җитештерелгән азык -төлек: ит-бәрәңге, сөт продуктлары, яшелчә, бал һәм башкалар булачак. Кышкылыкка алып калырга тырышыгыз. Иртәнге сәгать 8 дә башлана. Үзешчән артистлар концерт та куячак. Рәхим итегез!
-
Лениногорскида авыл хуҗалыгы ярминкәсе кайчан була
Ул 12 сентябрь - киләсе атнаның шимбәсе булыр, дип планлаштырыла. Бу турыда төгәлрәк язып чыгарбыз, сайтыбызга кергәләгез.
-
Чаллыда үткән ярминкәдә безнекеләр дә катнашкан
Узган ялларда Чаллыда узган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә республиканың 16 районыннан килгән фермерлар, шул исәптән, Лениногорск районыннан "Торос-Молоко" җәмгыяте, "Лениногорская агрофирмасы" җәмгыяте, "Ялтау"агрофирмасы катнашты. Анда республиканың барлык хуҗалыкларыннан 9 млн. сумлык продукция сатылган. Ярминкәләрдә аеруча сыер, дуңгыз, сарык, куян ите, тавык продукциясенә сорау зур булган. Шулай ук фермерлар сыйфатлы бал, төрле...
-
Ярминкә була
25 октябрьдә Үзәк мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе булачак. Арзан бәядән үзебездә җитештерелгән азык-төлек алырга ашыгыгыз. Сәгать 8.00дә башлана. Концерт та булачак. Рәхим итегез!
-
Сый-нигъмәт ярминкәсе
Арзанрак бәядән бәрәңге, суган, кишер, һәм башка яшелчә, ит, сөт продуктлары сатып алырга теләсәң - авыл хуҗалыгы ярминкәсенә рәхим ит. Узган шимбәдә шәһәребезнең Үзәк мәйданына халык әнә шул максат белән килде. Иртәнге сигездән үк мәйдан сатучы һәм сатып алучы тавышыннан шау-гөр килеп торды. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр...
-
Ярминкәгә килегез
27 сентябрьдә Үзәк мәйданда Өлкәннәр көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтәчәк. Шәһәрлеләр һәм кунакларга базардагыдан арзанрак бәягә авыл хуҗалыгы продукциясе тәкьдим ителәчәк. 8 сәгать 30 минутта башлана. Мәдәни программа булачак. Рәхим итегез!
-
Лениногорскида "Эш урыннары ярминкәсе" узды
Мәшгульлек үзәгендә үткән вакансияләр ярминкәсеннән 38 кеше эшкә урнашу өчен юллама алды. Кызык кына инде хәзер. Күп кенә предприятие-оешмалар эшче җитмәүдән интегә, шул ук вакытта эш таба алмаучылар да җитәрлек. Ул көнне ярминкәгә эш табарга теләп 196 кеше килгән иде, аларга 19 эш бирүче 96 эш урыны тәкъдим итте. Килгәннәрнең...
-
Лениногорскида эш урыннары ярминкәсе узачак
12 мартта 10.00 сәгатьтә Лениногорск мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узачак.
-
Лениногорскида көзге ярминкә үтәчәк
30 ноябрьдә Үзәк мәйданда көзге ярминкә үтәчәк. Ул инвалидлар ункөнлеге уңаеннан уза һәм халыкка үзебездә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителәчәк. Эре авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән тыш, шәхси хуҗалыклар да катнашачак, концерт та була. Иртәнге 8.00 сәгатьтә башлана.
-
Лениногорскида көзге ярминкә икенче тапкыр узачак
12 октябрьдә Үзәк мәйданда икенче көзге ярминкә узачак. Лениногорскилылар һәм шәһәребез кунакларына авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителә. Арзан бәядән яшелчә, ит, бал, он, төрле ярма һәм башка азык-төлек алырга мөмкин булачак. Башлана 8.00 сәгатьтә. Рәхим итегез!
-
Лениногорскида 28 сентябрьдә ярминкә булачак
Үзәк мәйданда Лениногорскилылар һәм шәһәребез кунакларына авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителә. Арзан бәядән яшелчә, ит, бал, он, төрле ярма һәм башка азык-төлек алырга мөмкин булачак. Башлана 8.00 сәгатьтә Рәхим итегез!
-
Лениногорскида эшсезләр өчен ярминкә үтте
Мәдәният сараенда узган эшсезләр өчен язгы киңәйтелгән ярминкәдә 54 предприятие тарафыннан 570 эш урыны тәкъдим ителде. Ярминкәгә килгән 442 кешенең 251е - хатын-кызлар, 192се - яшьләр иде. Аларның 95е үзенә туры килерлек вакансия тапты.
-
Лениногорск мәшгульлек үзәге ярминкәгә чакыра
13 февральдә Мәдәният сараенда эш эзләүчеләр өчен ярминкә үткәрелә. Анда сез мәшгульлек үзәгенең вакансияләре белән таныша аласыз. Очрашуга эш тәкъдим итүчеләр дә киләчәк. Башлана 10 сәгатьтә.