Ярмарка тег белән яңалыклар
-
Тәм-томнар ярминкәсе
Шөгер мәктәбендә «Смак» дип аталган тәм-томнар ярминкәсе үткән. V-VIII сыйныф кызлары үзләренең аш-суга осталыгын күрсәткән. Һәр укучы кыз өендә тәмле-тәмле ризыклар әзерләп, ярминкәдә укучыларга һәм укытучыларга тәкъдим иткән. Татлы, баллы камыр эшләнмәләрен тиз арада алып бетергәннәр. Ярминкәдә җыелган акчаны технология кабинетына кирәк-яраклар алуга тотарга планлаштыралар.
-
Кемнең бәрәңгесе тәмлерәк?
Урып-җыю һәм бакча эшләре тәмамлангач, барлык районнарда көзге ярминкә уздырыла. Бездә ул шәһәребезнең Үзәк мәйданында узган атнаның шимбәсендә оештырылды. Ярминкә 9.00 сәгатьтә башлана диелсә дә, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр зур-зур йөк машиналары белән иртәнге сәгать җидедә үк тезелеп басканнар иде. Сигезләр тирәсенә Үзәк мәйдан берәм-берәм яшелчә һәм бөртеклеләр, комбиазык сатучылар...