ЗАГС тег белән яңалыклар
-
Лениногорск ЗАГС хезмәткәрләрен котладылар
Россиядә Гражданлык хәле актларын теркәү органнары (ЗАГС) оешуга 95 ел тулды. Бу уңайдан безнең шәһәрдә дә бәйрәм чарасы узды. Лениногорскиның ЗАГС бүлеге тарихы, эшләре белән аның җитәкчесе Елена Миңнегалләмова таныштырды, уңышларга, киләчәк планнарга тукталды. Бүлекнең эше, алдынгы хезмәткәрләре белән видеофильм аша танышу мөмкинлеге бирелде. - ЗАГС - кешене гомер буе...
-
Өйләнешәбезме?
Соңгы вакытта гаилә корырга теләүчеләр саны арта башлаган. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, сентябрь аенда 81 никах рәсмиләштерелгән, ә аерылышулар саны киресенчә кимегән. Көзнең беренче аенда 37 гаилә таркалган.
-
Зөбәрҗәт туегыз белән!
Өлкәннәр көне уңаеннан, ЗАГС бүлегендә зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче Бәдретдиновлар гаиләсен тәбрик иттеләр. Бу көнне 55 ел бергә пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп гомер кичергән, өч бала тәрбияләп үстергән Ягъфәр һәм Рәисә Бәдретдиновларга бик күп котлау сүзләре, җылы теләкләр җиткерелде.