ЗАГС тег белән яңалыклар
-
Лениногорскиның Никахлашу сараенда "Ачык ишекләр көне" узган (фотолар)
Бу көнне аларда кунакта нефть техникумы студентлары булган. ЗАГС бүлеге начальнигы Елена Миңнегалләмова аларны эшчәнлекләре белән таныштырган. Аннары кызларны сюрприз көткән: алар яулыклар бәйләм масленица кич утыруында катнашкан, коймак белән сыйланган.
-
Лениногорск ЗАГСына күлмәксез дә киләләр
Яңа ел алдыннан ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре гадәти булмаган парны теркәгән. Леонид һәм Лилия язылышырга спорт костюмыннан килгәннәр. Бу очракта өлкәннәр сүзен генә әйтәсе килә: туй ничек тә уза инде ул, бәхетле гомер кичерергә булсын.
-
ЗАГСларда никах теркәүчеләр бердәм "униформа"га күчә (ФОТО)
Хәзер ЗАГС идарәсендә никах теркәүчеләргә нәрсә кияргә икән дип баш ватасы юк. Алар өчен бердәм "униформа" кабул иткәннәр. - Казан ЗАГСы - ул бренд. Хезмәткәрләр өчен бердәм стиль уйлап таптык, - ди башкаланың ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гүзәл Габбасова. Әлеге стильле киемнәрне сайлау буенча конкурс уздырылган. Арада иң кулай төс һәм...
-
Бер пар ЗАГСка этләр белән килгән (фото)
Бер пар ЗАГСка чәчәк бәйләме белән түгел, ә шпиц токымыннан булган этләр белән килгән, дип хәбәр итә Лаеш районы хакимиятенең матбугат хезмәте. Кәләштән нигә этләр алып килүен сорагач, ул : "Алар минем тормыш чәчәкләрем", дип әйткән. http://zt16.ru/
-
Лениногорскида республикакүләм ЗАГС идарәсенең коллегиясе узды
21 октябрьдә Лениногорскида Татарстан Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсенең коллегия утырышы узды. Аның эшендә район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Татарстанда кеше хокуклары буенча уполномоченный Сәрия Сабурская, республика ЗАГС идарәсе начальнигы Альбина Шәвәлиева, республика муниципаль районнарның ЗАГС начальниклары, җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашты. Кунаклар шәһәребездәге яңа ЗАГС бинасының матурлыгына сокланды. Рәгать Хөсәенов бинаның...
-
ЗАГС хезмәткәрләре тиздән яңа костюм киячәк
Казан шәһәрендә "Регистратор" конкурсы үткән. Ул ЗАГС хезмәткәрләренең киләчәктә яшь парларны махсус кием киеп каршы алу темасына багышланган. ЗАГС идарәсе хәбәр итүенчә, анда шәһәрнең актив яшьләре, дизайнерлар, иҗади хезмәт эшлеклеләре катнашкан. Җиңүче исеменә Россиядә җитештерелүче дизайнерлар киемнәрен тәкъдим итүче компания лаек булган. Казан шәһәре ЗАГСларында тиздән шушындый төрдәге (фотода) костюмнар...
-
Казанда күзе начар күрүче кияүне ЗАГСта кабул итмәгәннәр
Прокуратура Казан ЗАГСларының берсендә яшь парның никахын теркәмәү фактын тикшергән, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы. 2015 елның августында Казан башкарма комитетының ЗАГС идарәсенә никахларын теркәү исәбе белән яшь пар мөрәҗәгать итә. Ләкин аларның теләкләрен кире кагалар. Һәм моңа сәбәп булып кияүнең күз күрү буенча инвалид булуы тора! ЗАГС хезмәткәре, идарә...
-
Рөстәм Миңнеханов аерылышуларга каршы чыкты
Татарстан Республикасы ЗАГСта язылышкан парларның мөнәсәбәтләрен рәсми рәвештә өзү процессын катлауландыру инициативасы белән чыгарга ниятли. Бүген ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә республиканың иң мактаулы гаиләләрен хөрмәтләү тантанасында чыгыш ясаганда, аерылышулар саны күп булуы уңаеннан борчылуын җиткерде. "Яшерен-батырын түгел, җәмгыятьтә аерылышуларга битараф мөнәсәбәт яшәп килә, шуңа күрә...
-
Бер пар ЗАГСка янгын сүндерү машинасында килгән (видео)
Казанда шәһәрендә "Казан" Гаилә үзәгенә бер пар өйләнешер өчен янгын сүндерү машинасында килгән. Янгын сүндерү машинасы музей экспонаты булса да, әле һаман да йөри икән.
-
Лениногорскида ЗАГС ачылган көнне язылышучы парларга квартир бүләк итәчәкләрме?
Монысы да лениногорскилылар арасында таралган имеш-мимеш кенә булып чыкты. Бүген Район башлыгы Рәгать Хөсәенов ул көнне язылучыларга квартир да, машина да бүләк итәргә җыенмыйбыз, дип белдерде. Искәртеп үтәбез юбилей уңаеннан төзелгән һәм төзекләндерелгән объектлар 21, 22 августта ачылачак. ЗАГС ачылган көнне язылышырга район һәм шәһәрдән егермеләп пар теләк белдергән.
-
Лениногорскида өр-яңа ЗАГС төзелә
Тиздән Лениногорскиның иң матур урынында Язылышу сарае калкып чыгачак. Аның өчен нефть монументыннан бераз түбәнрәк - шәһәр сулыгы каршындагы урын сайланган. Ул - шәһәр һәм "Лениногорскнефть" идарәсе юбилейлары уңаеннан сафка басачак чираттагы объект. Дөресен генә әйткәндә, ЗАГС баштан юбилейга әзерләнүче объектлар исемлегенә кертелмәгән иде. Март аенда шәһәргә юбилейга әзерлекнең барышы...
-
Лениногорск ЗАГС бүлегендә хокукый ярдәм күрсәтелде
Опека һәм попечительлек бүлеге әйдәп баручы белгече Наталья Горбачева белән берлектә, балалар хокуклары, бала - ата-ана мөнәсәбәтләре буенча юридик консультация үткәрелде. Бу көнне ярдәм сорап, тәрбиягә бала алган ата-аналар, опекуннар мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә Лениногорск ЗАГС бүлеге.
-
ЗАГС бүлегендә тантаналы төстә исем кушу йоласы үтте
Халыкара гаилә көне алдыннан, ЗАГС бүлегендә исем кушу йоласы үтте. Кичәнең сәбәпчеләре күп балалы Гыйльморадовлар гаиләсе иде. Мансур Сарыймович һәм Лилия Николаевна 3 бала үстерә, 4 майда кызлары дөньяга килде, аңа Лаура дип исем куштылар. ЗАГС бүлеге начальнигы Елена Миңнегаләмова әлеге бәхетле ата-анага тантаналы рәвештә кызлары туу турында документ тапшырды....
-
Лениногорск ЗАГСы мәгълүматлары
Лениногорск районы гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге мәгълүматлары буенча гыйнвар аенда 89 бала дөньяга килгән, 112 кешенең үлеме теркәлгән, 37 пар язылышкан, 34 гаилә таркалган, дип хәбәр итә муниципалитет сайты. Бу айда теркәлгән 37 никахның 8 милләтара никахлар, шуларның 3 чит ил кешеләре белән язылышкан. 13 хатын-кыз һәм 14 ир-ат...
-
Кирәксә – шалтыратыгыз
Муниципаль районның ЗАГС бүлегендә даими рәвештә (ял һәм бәйрәм көннәрен кертеп) дежур белгеч элемтәдә тора. Телефоны: 8-917-894-43-09. Үлем-китем булган очракта, дәүләт теркәве үтү сораулары буенча әлеге номер буенча шалтыратырга була.