12 май - Халыкара шәфкать туташлары көне
12 май илебездә Халыкара шәфкать туташлары көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне нәкъ менә шәфкать туташларының эшен беренчеләрдән булып оештыручы Флоренс Найнтингейл туа. Ул Кырым сугышы вакытында солдатларга ярдәм итә.
Сүз дә юк, шәфкать туташларының эше күпкырлы. Алар медицина ярдәме күрсәтүдән тыш, авыруга дәвалану барышында үзләренең мөгамәләсе белән савыгырга да булышалар. Шуңа да шәфкать туташларына карата әсәрләр, җырлар иҗат ителүе дә гаҗәп түгел.
Россиядә беренче тапкыр шәфкать туташларының эше Петр I заманында оештырыла. Ул вакытта алар башлыча хәрбиләргә ярдәм күрсәтү эшен башкаралар. Әмма бөек полководчы вафат булганнан соң, шәфкать туташларының эше туктала. Бары XIX гасырда гына аңа янә ихтыяҗ туа башлый. Бүген исә медицина учреждениеләрендә әлеге кешеләрдән башка эшчәнлекне күз алдына да китерү авыр.
Шәфкать туташларының эше эмоциональ һәм авыр, шул ук вакытта мактаулы хезмәтләрнең берсе дияр идем. Әлбәттә, бу һөнәргә үзеңне бәйләү зур җаваплылык сорый, вакыт белән санашмауны, сабырлыкны таләп итә. Чөнки хастаханәләрдә барлык эшләрнең 80 проценты диярлек нәкъ менә алар җилкәсенә туры килә. Әмма әлеге авырлыклардан курыкмаган шәфкать ияләре бик күп.
Б әйрәм уңаеннан шәфкать туташларыбызга исәнлек, гаилә бәхете, хөрмәтле һәм чын мәгънәсендә шәфкатьле булуларын телибез.
http://muslumirc.ru/news/stati/12-may-halyikara-shfkat-tutashlaryi-kne
https://pixabay.com/ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев