12 май 2022 яңалыклары
-
Лениногорск укытучыларына ноутбуклар тапшырдылар
Быел Татарстанда – Цифрлаштыру елы. Әлеге уңайдан мәгариф хезмәткәрләренең дә техник базасын яңарту эшләре башланды.
-
Лениногорскида әфганчы хөрмәтенә мемориаль такта ачылды
Әфган сугышында катнашкан Алмаз Шакиров истәлегенә, ул яшәгән йортка мемориаль такта куйдылар.
-
Умарта кортларының ник эче китә һәм быел май балы булырмы?
Салкын яз, әле майда да ябалак-ябалак булып төшкән кар, суык яңгырлар умарта кортларына җиң сызганып эшкә керешергә ирек бирми. Шунлыктан умартачылар быел шифалы май балыннан да коры калырга мөмкин. Бу хакта умартачылар белән сөйләшеп алдык.
-
«Гафу итегез, зинһар, тик мин яшәргә теләмим»: депрессия нәрсә белән төгәлләнергә мөмкин?
Депрессия. Бу сүз хәзерге заман өчен ят сүз түгел. Бүгенге көндә рухи сәламәтлек турында сөйләү һәм аның турында кайгыртуның ояты юк. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, узган ел Россиядә 8 миллион кешегә депрессия диагнозы куелган. Бу сан чынлыкта күбрәк тә, чөнки күпләр белгечкә мөрәҗәгать итми. Еш кына кеше үзенең халәтен арыганлыкка һәм стресска сылтап калдыра.
-
Лениногорскида 12 - 13 май көннәренә һава торышы: яңгырлар тотынды
Лениногорскида 12-13 май көннәрендә болытлы, яңгыр ява.
-
Рөстәм Закировка - 55: ни өчен җырчы туган көнен үткәрми?
11 майда Татарстанның халык артисты Рөстәм Закировка 55 яшь тулды.
-
Бүген тузан сөртмәгез, он иләмәгез!
Борынгыларга ышансак, бүген киләчәккә планнар корырга кирәк, алар тормышка ашачак. Ләкин уй-хыялларыгыз турында башкаларга сөйләмәгез!
-
12 май - Халыкара шәфкать туташлары көне
12 май илебездә Халыкара шәфкать туташлары көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне нәкъ менә шәфкать туташларының эшен беренчеләрдән булып оештыручы Флоренс Найнтингейл туа. Ул Кырым сугышы вакытында солдатларга ярдәм итә.
-
Тукмак авылы зиратында өмә узды
Тукмак авылында матур традициягә әйләнгән зур эш – зиратта өмә узды. Әлеге авылда ел саен үткәрелә, быелгысы 8 майда үтте.
-
Татлы борыч үсентесе яфракларын өзеп торырга кирәк
Әйбәт уңыш алу өчен, татлы борыч үсентесе яфракларын өзеп торырга кирәклеген беләсезме икән?