Авылларда җыеннар тәмамланырга өлгермәде, шундый ук очрашулар шәһәрдә дәвам итте. Алар башланганчы ук, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов һәр өлкә җитәкчесенә "Халык белән очрашуда шәхсән үзегез катнашып, сорауларга үзегез җавап бирәсез, аның хәл ителүен үзегез контрольгә аласыз", дигән бурыч куйган иде. Моны истә тотып, җитәкчелек һәр очрашуда булырга тырыша.
Беренче очрашу...
Авылларда җыеннар тәмамланырга өлгермәде, шундый ук очрашулар шәһәрдә дәвам итте. Алар башланганчы ук, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов һәр өлкә җитәкчесенә "Халык белән очрашуда шәхсән үзегез катнашып, сорауларга үзегез җавап бирәсез, аның хәл ителүен үзегез контрольгә аласыз", дигән бурыч куйган иде. Моны истә тотып, җитәкчелек һәр очрашуда булырга тырыша.
Беренче очрашу Беренче поселокта урнашкан 7 нче мәктәптә (элекке 9 нчы мәктәп) кичке сәгать алтыда башланып китте. Халык дигәч тә, дөрес аңларга кирәктер, әлеге микрорайонда яшәп, 1 нче территориаль җәмәгатьчелек идарәсенә кергән кешеләр җыелган иде анда.
Шуңа да халык тарафыннан бирелгән сораулар шәһәрнең нәкъ менә шул өлешендә яшәүчеләргә хас булуы белән аерылып торды. Бер ханым беренче номерлы маршрут автобусының начар йөрүе проблемасын күтәреп чыкты. Иртән караңгыда, салкында IV сыйныфта укучы баласы белән тукталышта туңып басып торырга туры килә икән. Кызганыч, очрашуда транспорт предприятиесеннән җитәкче юк иде. Шуңа шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ф.Фәрхетдинов үз җаваплылыгына алды. Моңа кадәр 1 нче автобуска бәйле мөрәҗәгатьләр булмавын, әмма, шәһәр автобусларының графиктан читләшүе еш кына күзәтелүен билгеләп үтте. Хәзерге вакытта контрольгә алынып, хәл итү чаралары күреләчәген аңлатты.
7 нче мәктәп директоры Ольга Тышко барлык ата-аналарны борчыган мәсьәләне җиткерде. Бер кольцо белән икенчесе арасындагы автомобиль хәрәкәте укырга баручы балалар өчен куркыныч тудыра икән. Әлеге сорау шактый гына бәхәсләр дә тудырды. Берәүләр светофор, "Лежащий полицейский" куеп булмыймы, дигән фикерен белдерде. Ольга Геннадьевна үзе укучылар күп йөри торган вакытта, иртән һәм төш - ЮХИДИ посты оештыру тәкъдимен кертте. Ахырдан, җаваплы өлкәләрдән төрле тәкъдимнәр кертелеп, бергәләп хәл итәргә, дигән фикергә килделәр.
Гагарин урамы, 3 нче һәм Әгадуллин урамындагы, 3 нче йорт ишегалдында да автомобиль хәрәкәте бик көчле икән. Ул җәяүлеләр тормышы өчен куркыныч тудыра.
Билгеле, бер очрашуда гына барлык проблемага да нокта куеп булмый. Шуңа кайберәүләр сорауларына төгәл җавап алса, икенчеләре "Контрольгә алынды, хәл ителер", дигән җавап ишетте. Шуңа өстәп, һәр мөрәҗәгать беркетмәгә теркәлеп барды, димәк, җавапсыз калмаячак. Моны шәһәр мэры Рәгать Галиәгъзамович та билгеләп үтте. Җыелган халыкны шәһәр һәм районның социаль-икътисади хәле белән таныштырды.
Шәһәр җыенының чираттагысы - шушы көннәрдә 7 нче мәктәптә үтте. Анда шәһәр һәм район башлыгы Рәгать Хөсәенов, мәгариф, мәдәният, медицина хезмәткәрләре, прокуратура, хокук саклау органнары һәм башка хезмәт вәкилләре катнашты.
Узган елгы нәтиҗәләр турында Рәгать Хөсәенов чыгыш ясады. Шәһәр һәм райондагы хәлнең тотрыклы булуын, производство, промышленность предприятиеләре һәм нефть тармагы белән беррәттән, шәһәрдә төзелеш эшләренең дә актив рәвештә барганлыгы турында әйтте ул.
2011 елда халык куллануына 24 мең кв.метр торак тапшырылган. "Өй туен" уздыручылар исемлеген яшь гаиләләр, социаль ипотека программасы буенча торак шартларын яхшыртучылар һәм, әлбәттә, ветераннар тулыландыра. Шәхси хуҗалыкта да бу юнәлештә куанырлык саннар бар. 10 мең кв.метр торак авылларда төзелеп тапшырылган. 2012 елга 35 мең кв.метр торак төзү планлаштырыла. Монда ятим балаларга да фатирлар бүлеп биреләчәк. Капиталь ремонт программасының актуаль булуын ассызыклады шәһәр мэры. Быел 20 йорт капиталь ремонт эшләре үткәрү планына кертелгән.
-Утызар ел элек төзелгән мәктәпләр дә ремонт эшләре үткәрүне таләп итә. Узган ел, мәсәлән, 9 нчы мәктәпне ремонтладык. Быел да бу эшне дәвам итәргә җыенабыз,- диде Рәгать Галиәгъзамович ремонт эшләре турында дәвам итеп.
Хастаханә, юллар төзелеше, яктылык мәсьәләсен дә читләп узмады докладчы. Бу өлкәдә халыктан дәгъвалар аеруча күп икән.
Узган ел чиста су программасы буенча шактый эшләр башкарылган. Монда нефтьчеләрнең ярдәме зур булды,- диде мэр. Шәһәрдәге суүткәргечләрнең күп өлеше иске, таушалган. Әлеге өлкәдә башкарасы эшләрнең күп булуын ассызыклады.
Дуңгыз фермасы, сөт һәм икмәк заводлары, кош фабрикасы булуы турында аерым әйтте чыгыш ясаучы. Мондый заводлар булу шәһәр һәм район халкын эш белән дә, үзебез җитештергән продукция белән дә тәэмин итү мөмкинлеге бирә.
Урман паркындагы үзгәрешләрне ишетеп түгел, күреп белә шәһәр халкы. Биредәге реконструкция эшләре өчен 24 миллион сум тотылган. Монда да нефтьчеләр ярдәме тигән.
Халык күп йөри торган урыннарда, ә бу - Урман паркы, Үзәк мәйдан, фонтан, стадион һәм кайбер башка урыннар махсус видеокүзәтү системасы белән җиһазландырылган. Бу камераларның халык куркынычсызлыгы өчен куелган булуы турында әйтте Р.Хөсәенов.
Әлеге микрорайон 2нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе карамагына керә. Ел әйләнәсе башкарылган эшләр турында җәмәгатьчелек үзидарәсе рәисе урынбасары Светлана Токмачева чыгыш ясады. Ул территориядә 6 мең кеше яшәве турында әйтте, ел дәвамында төрле бәйрәмнәр, мәктәп укучылары өчен ишегалды лагерьлары һәм башка чаралар үткәрүләре турында сөйләде.
Чыгышлар тәмамлангач, ниһаять, чират халыкка да җитте. Сораулар күп иде. Әлбәттә, халыкны иң борчыганы - торак-коммуналь хуҗалыгы булды. ОДН өчен түләүдә, җылылык системасы, кайнар су белән тәэмин итү мәсьәләләре иң актуаль мәсьәләләр рәтендә торды. Моннан тыш, халыкны чаңгы буенча спорт мәктәбенең булмавы, түләүле медицина хезмәтләре, кварталларда карт талларның кеше гомеренә куркыныч янавы кебек сораулар да бимазалый. Һәр сорауга да урында ачыклык кертергә тырышты шәһәр җитәкчеләре.
-Оешма-предприятие җитәкчеләре белән берлектә эшләсәк, килеп туган һәр проблеманы чишүе үзебезгә дә ансатрак булыр иде,- диде Рәгать Хөсәенов, халыкка мөрәҗәгать итеп.
Әлбәттә, барысы да үз проблемаларын гына "күтәреп" килмәгән иде бу көнне. Араларында рәхмәт әйтүчеләр дә табылды. Аларның берсе - баш табиб Наил Нигъмәтуллин һәм бала тудыру йорты хезмәткәрләре адресына иде.
Әлеге очрашулар 12 февральгә кадәр дәвам итеп, шәһәрне тулысы белән колачлаячак. Шуңа төрле өлкәгә кагылышлы сорауларыгыз булса, территориаль җәмәгатьчелек үзидарәгез урнашкан мәктәпкә рәхим итегез. Мәсәлән, 5 нче ТОСС микрорайонында яшәүчеләр белән очрашу - 3 февральдә 3 нче мәктәптә, 6 нчы ТОССка караучыларны - 6 февральдә 10 нчы мәктәптә, 7 нче ТОССныкы - 7 февральдә 5 нче мәктәптә булачак. Алар барысы да кичке 18.00 сәгатьтә башлана.
Нет комментариев