3 февраль 2012 яңалыклары
-
Сагындым авылымны
Урмышлы авылы Мәдәният йортында студентлар белән очрашу кичәсе нәкъ менә шул исем белән үтте. Кайда гына укысалар да, студентлар туган авылын сагынып кайта, мөмкинлек булган саен, авылга "каеру" ягын карыйлар. Үзем дә студент булгач, боларның барысын үзем аша кичереп беләм. Очрашуга 16 студент килгән иде. Кичәне авыл Мәдәният йорты мөдире...
-
Сихри кыш нинди була?
Балаларның рус телендәге "зимушка-хрустальная" сүзен аңлап кына түгел, йөрәкләре, күңелләре белән сиземләүләрен телим. Бу табигатьнең гүзәллеген тоеп үсүләренә бер этәргеч булыр иде кебек. Төркемдә кышны тасвирлаган рәсемнәрне күзәттек, ләкин бу әле балаларда кызыксыну уятмады. Прогулкага чыккач, беркем дә йөрмәгән почмакка бардык та, йөри башладык. Балаларга әкрен генә йөрергә, бер-берсенә комачауламаска...
-
Якташлар очрашуы
Лениногорскида күпмилләтле халык яши. Аларны уртак эш кенә түгел, ә дуслык та берләштерә. Якташларыбызның Саратов, Нижневартовск кебек шәһәрләр белән күп еллардан бирле дустанә мөнәсәбәттә яшәве - моның ачык мисалы. Шушы көннәрдә Шөгер төбәге халкының дуслары тагын да артты. "Ветеран" җәмәгатьчелек үзәгендә чирмешәнлеләр белән очрашу узды. Анда Чирмешән ветераннар советы рәисе...
-
Үткән гомер – аккан сулардай
Яшьтән эш яратып үскәнгәдер, хәзер дә ул бер минут та тик утырмый. Әле бер туганының хәлен барып белә, әле икенче туганына ярдәм кулы суза. Алар өчен бүген ул - әни урынына. Сүзем - Яңа Шөгер авылында яшәп, бүгенге көндә үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Әгъян Хәләфетдин кызы Насыйрҗанова турында....
-
Туар таңга өмет белән карап
Мөэмин-Каратайда 2011 елдагы эш нәтиҗәләренә багышланган авыл җыены узды. Анда район башлыгы Рәгать Хөсәенов, төрле хезмәт вәкилләре катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Әнисә Ханнанова ел эчендә башкарылган эшләргә төпле анализ ясады: -Мөэмин-Каратай авылы территориясендә 324 кеше яши, шуның 241е - сайлаучы яшендә. Лаеклы ялдагылары - 102, мәктәп яшендәге укучылар һәм студентлар...
-
Көчлеләр бәйгесе
Бөгелмә шәһәрендә пауэрлифтинг буенча республика шәхси-команда Беренчелеге үтте. Ул 1994 - 1999 елгы яшүсмер егет-кызлар һәм алардан өлкәнрәк 1989 - 1993 елгы яшьләр арасында узды. Пауэрлифтингны бер-ике сүз белән генә аңлатып китү кирәктер. Пауэрлифтинг сүзе инглизчәдән авырлык күтәрү дигән мәгънәне аңлата. Ул - спортның көч таләп итә торган бер төре....
-
Бүләк аны көтеп торган
Күптән түгел "Заман сулышы" газеты редакциясе 2012 елның I яртыеллыгына язылучылар арасында приз уйнатты. Әлеге призларны берәм-берәм бүләк ияләре алып китә торалар. "Крутой" бүләк - 10 килолы бер капчык шикәр комына ия булган Зөлфия Кәлимуллина белән аралашып, сөйләшеп тә алдык. Зөлфия үзе - Урдалы авылыннан. "Лениногорская"агрофирмасы"нда бухгалтер булып эшли. Быел...
-
«Осталар» җитәрлек бездә
Шәһәр һәм район территориясендә 23 гыйнвардан 29ына кадәр "Алкоголь" операциясе үткәрелде. Аның барышында полиция хезмәткәрләре тарафыннан шәһәр һәм районның 153 сәүдә ноктасы тикшерелде, шулай ук Самара ягыннан юнәлүче автомашиналар каралды, балигъ булмаганнарга алкоголь сату һәм төнге сәгать11.00 дән соң спиртлы эчемлекләр сатылу очраклары тикшерелде. Авыл җирлекләрендә өйдә ясалган алкоголь продукцияләре...
-
Грипп – син бездән кит
"Роспотребнадзор" идарәсенең Лениногорск бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, әлегә грипп буенча куркырлык хәлләр юк. Узган атнада грипп белән авыруның 4 очрагы теркәлгән, шуның өчесе - өлкәннәр, ә берсе - 7 яшьтән 14 яшькәчә булган төркемгә керүче бала. Кискен респиратор вирус инфекциясенең 361 очрагы теркәлгән. Ә менә Казанда ОРВИ һәм грипп белән...
-
Салкыннар килде
Мәктәп укучылары чираттан тыш каникулга чыкты. Кискен салкынайтып җибәрү сәбәпле, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы шәһәр һәм район мәктәпләрендә укуны туктату турында хәбәр итте. 23 градус салкын булганда - авыл мәктәпләренең, 25 градуста - шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфлары, 25 градуста - авылның, 27 градуста - шәһәрнең V - IX сыйныф...
-
Укытучылар тәҗрибә уртаклашты
Шәһәребезнең 2 нче урта мәктәбендә табигать белеме фәннәре укытучылары катнашында семинар узды. Монда көньяк-көнчыгыш районнардан 70ләп укытучы килде. Семинарда катнашучылар әлеге фәннәрне укытканда инновацион технологияләрне куллану хакында эш тәҗрибәләре белән уртаклашты. Моннан тыш, укучыларның иҗади күргәзмәләре, укытучыларның методик һәм экологик күргәзмәләре тәкъдим ителде. Биология укытучысы Н.Воробьева, физика укытучысы Н.Полянский, башлангыч...
-
Сандугач кайчан сайрый?
Әлмәттә "Татнефть" җәмгыяте «Рухият» фондының "Сандугач сайрар илем" төбәкара балалар иҗаты фестивале унбишенче тапкыр уздырылды. Анда Лениногорск балалар музыка мәктәбе коллективы да катнашты. Жюри әгъзалары коллективлар сайлаган репертуарга, башкару осталыгына игътибар итте һәм безнекеләр өченче урынга лаек дип табылды.
-
Фатир сайладылар
Мэриядә "Ветераннарга - торак" федераль программасы нигезендә, чиратта торучы ветераннарга шәһәр һәм район башлыгы Рәгать Хөсәенов фатир алу өчен документ тапшырды. -Республика тарафыннан кабул ителгән "Ветераннарга - торак" программасы алга таба дәвам итә. Федераль бюджеттан акчалар килә, ә без, үз чиратыбызда, торак йортларны төзеп, хөрмәтле ветераннарыбызга тапшырабыз. Бар уңайлыклары булган...
-
Бергә эшләсәң – нәтиҗәлерәк
Авылларда җыеннар тәмамланырга өлгермәде, шундый ук очрашулар шәһәрдә дәвам итте. Алар башланганчы ук, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов һәр өлкә җитәкчесенә "Халык белән очрашуда шәхсән үзегез катнашып, сорауларга үзегез җавап бирәсез, аның хәл ителүен үзегез контрольгә аласыз", дигән бурыч куйган иде. Моны истә тотып, җитәкчелек һәр очрашуда булырга тырыша. Беренче очрашу...